-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
21 гыйнвар , 10:20

Сулга йөргән ирне тәүбәгә китерергә телисезме?

Моның өчен 22 гыйнвар сынамышларын белергә кирәк. Алар ниләр вәгъдә итә?  

Сулга йөргән ирне тәүбәгә китерергә телисезме?
Сулга йөргән ирне тәүбәгә китерергә телисезме?

22 гыйнварда өй җыештыру, каралты-кураларны тәртипкә китерү хәерле эш санала.
Бу көнне өйдә тавыш чыгарырга, талашырга һич ярамый, дип ышанган борынгылар. Югыйсә, өйгә “кара көчләр” ияләшергә мөмкин икән.

22 гыйнварның бик кызыклы сынамышы бар. Бу көнне мунча ягып, сулга йөргән ирне сөяркәсеннән биздерергә була икән. Моның өчен хатын-кыз чабына торган минлекне боздай салкын суга тыгып алырга, ул суны мунча ишегалдына түгәргә һәм бу хакта берни белмәгән ирен мунчага чабынырга дәшәргә тиеш икән.

Иртәгә төшләрегезгә игътибар итегез. 22 гыйнвардагы төшләр чынга аша, дип санала. Начар төш күрсәгез, беркемгә дә сөйләмәгез, шулай итсәгез, күңелсезлекләр урап узар.

22 гыйнварда фәкыйрьләрне ашаткан, хәер биргән кешегә уңыш елмаер.
Финанс проблемалары башланмасын өчен иртәгә көнне эшсез уздырмагыз. 22 гыйнвар ялкауларны яратмый.

22 гыйнварда гайбәт сөйләгәннәрнең, башкаларны рәнҗеткәннәрнең барлык начарлыгы үзләренә кайтачак икән.
Иртәгә киемгә төймә тегүдән тыелып торыгыз, күңелсезлекләр ябышмас.

Бәлаләрне урап узар өчен бу көнне борынгылар юлга чыкмаска тырышкан.

22 гыйнвар сынамышлары:
Җил көньяктан иссә, июнь көйсез булачак.
Көн бик кояшлы булса, җәй коры һәм эссе булачак.
Күк йөзендә бер генә болыт та булмаса, яз иртә киләчәк.
Кошлар агачларның иң очында, югарыда утырса, тиздән көчле салкыннар башланачак.
Аяз көн яхшы уңыш вәгъдә итә.
22 гыйнварда башланган бураннан сак булырга кирәк.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас