Балыклар, ялгыз булсагыз, 10 февральдән 26 февральгә кадәрге чор — танышу өчен алтын вакыт. Сез хәзер башка кешеләрнең энергияләренә аеруча сизгер, һәм бу интуитив рәвештә "үз" кешегезне билгеләргә ярдәм итә. Арыган булсагыз да, чакырулардан баш тартмагыз. Хәлиткеч очрашу көтелмәгән мизгелдә: кофе өчен чиратта, китап кибетендә, онлайн-вебинарда булырга мөмкин. Сезнең өчен Гашыйклар көне — хисләрегезне тану өчен менә дигән дата. Хөрмәтле Балыклар, әгәр сез күптән кемнедер яратасыз, тик беренче адымны ясарга куркасыз икән, 14 февраль - сезнең көн. Сүзләр үзләре табылыр, курку чигенер.
Парлы Балыкларга февраль тирәнлек һәм наз китерәчәк. Бу вакытта, ниһаять, күптән әйтергә теләгән нәрсәләр турында сөйләшергә мөмкин. Киләчәк, балалар, уртак хыяллар турында. Сөйгәнегез - тыңларга, сез ачылырга әзер.
Балыкларга киңәш: 10 февральдә — мәхәббәт планетасы сезнең билгегезгә кергән көнне, романтик кичә оештырыгыз.
Сукояр дуслар, сезгә 10 февральгә кадәрге чор экспериментлар өчен идеаль булачак. Танышуның стандарт булмаган ысулларын кулланып карагыз: тематик чаралар, интеллектуаль уеннар, кызыксынулар буенча онлайн-бергәлекләр. Сезнең кеше, мөгаен, сезнең гадәти даирәдән булмас. Бәлки, чит ил кешесе, башка шәһәрдән килүче, яки гадәти булмаган нәрсә белән шөгыльләнүче берәрсе. 14 февраль — сезнең өчен сайлау көне. Аңларсыз: ул бергәләп киләчәкне төзергә теләгән кешеме, әллә кызыклы танышу гынамы? Интуициягә ышаныгыз. Сукоярлар эчке тавышны тыңлаганда бик сирәк ялгыша.
Парлы Сукоярлар өчен февраль мөнәсәбәтләрдә саф җил китерәчәк. Сөйгәнегез белән тормышыгызга ниндидер яңалык кертә аласыз: гадәти булмаган очрашу, уртак хобби, яңа урынга сәяхәт.
Сак булыгыз: 10 февральдән соң энергия бераз кимиячәк. Бу мөнәсәбәтләр начарая дигән сүз түгел. Бары тик эйфориянең беренче дулкыны узачак. Моннан курыкмагыз, бу - нормаль күренеш.
Сукоярларга киңәш: үзегез булудан курыкмагыз. Сукоярлар кайвакыт кешене куркытмаска тырышып, үзләренең үзенчәлекле эчке дөньясын яшерә. Әмма нәкъ менә сезнең уникальлегегез кешеләрне җәлеп итә. Дөрес кеше сезне тулысынча кабул итәр.
Кыслалар, ялгыз булсагыз, сезнең февральдә "үз" кешегезне очрату мөмкинлеге бик югары. Ләкин аны халык күп булган җирдә түгел, ә үзегезне уңайлы хис иткән урында: дуслар һәм туганнар аша, гаилә чараларында, тыныч урыннарда эзләргә кирәк. Бәлки, күптәнге танышларыгызның берәрсе кинәт кенә сезнең өчен мөһим кешегә әйләнер. 14 февраль — сезнең өчен тын романтик кичә өчен идеаль көн. Әгәр сез күптән түгел генә берәрсе белән очрашасыз икән, өйдә кичке аш әзерләгез, уңайлылык мохите булдырыгыз. Кыслалар моны барлык билгеләрдән дә яхшырак эшли белә.
Мөнәсәбәтләрдәге Кыслалар өчен февраль киләчәк турында җитди сөйләшүләр өчен уңайлы. Бу тормыш, балалар, финанс стратегиясе турында фикер алышу өчен яхшы вакыт. Партнер мондый темаларга әзер, аларны күтәрергә курыкмагыз.
Сак булыгыз: ялгызлыктан куркып, яңа кешегә ябышмагыз. Әгәр мөнәсәбәтләр җылылык һәм хәвефсезлек китермәсә - бу сезнең мөнәсәбәтләр түгел. Борчылырга мәҗбүр иткән кеше белән булуга караганда, ялгыз булу яхшырак.
Киңәш: Кыслалар кайвакыт башкаларны артык кайгырта һәм үзләрен оныта. Февральдә үзегезгә дә кайгырту объекты булырга рөхсәт итегез. Сезгә тәкъдим ителгән ярдәмне, игътибарны, мәхәббәтне кабул итегез.
Үгезбозауларга февраль уртасы шунда ук "дөрес" булып күренгән танышулар өчен уңайлы. Драмасыз һәм тыныч ышаныч белән. Сөюне матурлык, уңайлылык, эстетика белән бәйле урыннарда эзләгез. Сезнең өчен Гашыйклар көне — гөлчәчәкләр һәм шампан турында түгел (гәрчә бу да күңелле булса да). Бу көн — бергә үткәргән вакытның сыйфаты турында.
Парлы Үгезбозаулар өчен февраль гамәли әйберләр аша мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы булачак — уртак сатып алулар, отпуск планлаштыру, финанс максатлары турында фикер алышу. Үгезбозаулар мөнәсәбәтләрне мәхәббәтнең матди гәүдәләнеше аша төзи, һәм бу дөрес.
Сак булыгыз: мөнәсәбәтләрне таләпләр чек-битенә әйләндермәгез. Әйе, сезнең критерийлар бар. Ләкин әгәр дә кеше аларның 80 процентына туры килә һәм сезгә аның белән яхшы икән — бу инде мәхәббәт.
Киңәш: романтикада экономияләмәгез. Үгезбозаулар кайвакыт артык практик була. Сөйгәнегезгә ниндидер матур, ләкин "файдасыз" бүләк ясасагыз да була.
Хөрмәтле Бизмәннәр, белегез, кышның соңгы аенда дуслар һәм танышлар аша көткән кешегезне очрату мөмкинлеге бик югары. Якыннарыгыздан сезне кем беләндер таныштыруларын сорагыз - еш кына Бизмәннәр үз яртысын нәкъ шулай таба. 10 февральгә кадәрге чор стандарт булмаган танышу өчен уңайлы: онлайн, социаль челтәрләр аша, һөнәри чараларда. 10 февральдән соң энергия романтик була бара — беренче күрешүләр өчен яхшы вакыт.
Парлы Бизмәннәр өчен февраль гармонияне тергезү өчен идеаль. Бу - татулашу, ачыктан-ачык сөйләшүләр, уртак проектлар өчен яхшы вакыт. Бергә эшләгән барлык нәрсә элемтәне ныгыта.
Сак булыгыз: кайвакыт Бизмәннәр, конфликттан куркып, мөнәсәбәтләрдә кала, хәтта моның дөрес түгеллеген аңлагач та. Февраль сезгә хәлгә гадел карарга кыюлык бирә. Әгәр дә мөнәсәбәтләр гармония китермәсә, бәлки, аларны туктатырга вакыттыр.
Киңәш: сезнең өчен Гашыйклар көне — ул эстетика турында. Матур итеп бизәлгән өстәл, вак-төяккә кадәр уйланылган детальләр. Сез матурлык булдыра беләсез — моны кулланыгыз.