Интернет челтәрендә Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Фирдус Тямаев башлап җибәргән яңа тренд таралды. Артист кар көрәгәндә шаян видео яздырган - ул яңа, сыйфатлы, яңа яуган карга 50% акция игълан иткән.
Артистның язылучылары тиз генә трендны эләктереп алган һәм җавап видеоларын яздыра башлаган, анда аларның карлары да начар түгел — мамык кебек йомшак, өстәвенә алар аны бушка бирергә әзер, дип ышандыра.
- Хәерле кич, дуслар. Сезгә ризасызлыгымны белдерәсем килә. Бүген иртән видео бастырдым, анда карга ташлама бирәм дип белдердем. Күпләр миңа җавап җибәрә башлады: "Миңа килегез, бушлай бирәм" имеш. Минем шундый хәтерем калды! Мин менә нәрсә әйтәм: зинһар, сыйфатсыз карны тәкъдим итмәгез, бу дөрес түгел. Мин бит карны җентекләп тикшергәннән соң гына сатам. Менә карагыз: нинди яхшы кар яуды. Сезнең өчен әле һаман ташлама гамәлдә, килегез. Мин бит сезне тагын чәй белән сыйлыйм, иң яхшы җырларымны җырлыйм, — дип шаяртты җырчы чираттагы видеосын чыгарып.
Фото: социаль челтәрдән.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa