-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 февраль , 11:09

Безне тылсымлы көн көтә!

27 февраль сынамышлары белән танышып, елмаеп алыйк әле.  

Безне тылсымлы көн көтә!
Безне тылсымлы көн көтә!

Борынгы вакытларда 27 февральдә хатын-кызларга балаларын дөньяга китерергә ярдәм иткән кендек әбиләренә кунакка бару хәерле саналган. Аларны татлы ризыклар белән сыйлаганнар, хезмәтләре өчен рәхмәт әйткәннәр.

Бу көнне өстәлегездә бал булсын, ул гаиләгә иминлек җәлеп итеп торачак.
Ә менә, кичектергесез сәбәп кенә булмаса, табибка барудан тыелып торырга киңәш ителә. Аеруча теш табибына иртәгә бармау хәерле. Имеш, 27 февральдә ул дөрес дәваламаячак һәм нәтиҗәсе бик хөрт булмакчы икән.

Чәч кистерүне дә башка көнгә планлаштырсагыз яхшы.
Ә менә 27 февральдә сатып алынган әйберләр бик уңышлы булачак һәм озак хезмәт итәчәк.

27 февраль бераз гына тылсымлы көн дә санала. Нәкъ бу көнне алкогольдән бәйлелектән котылу өчен чаралар күрү, дәвалану нәтиҗәле була икән.

27 февраль сынамышлары:
Бу көнне яхшы һава торышы, аяз көн салкыннар килүе турында кисәтә.
Кырларда кар күп икән, иген мул булачак.
27 февраль бик салкын булса, җәй эссе булачак.
Көн болытсыз булса, коры җәй көтегез.
Кошлар бик тавышлы сайраса, яз иртә килер.
27 февральдә көн нинди, август шундый булачак.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас