-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Шәңгәне мактый-мактый ашады"

Киркоров Уразовага елап та алган...

"Шәңгәне мактый-мактый ашады"
"Шәңгәне мактый-мактый ашады"

Гүзәл Уразова Филипп Киркоров белән очрашкан. Ул аңа эч серләрен бушаткан. Бу хакта Гүзәл социаль челтәрдә яза:

"27 февраль "Live арена"да концерт бирдем, - ди. Мин әйтәм, без кичә "Экспо"да булдык. Шундый приятный кеше икән үзе. Бигрәк тә әни пешергән шәңгәне мактый-мактый ашады. Бала чагын искә төшерде, елап та алды. Бала чагы авыр булган икән. "Без чөгендерне гектарлап утый идек", - ди.
Бер заман терсәккә төртә дә, терсәккә төртә. "Нишлисең?!" - дим. Уянып китсәм, Илдар: "Тор! Нәрсә чәпелдисең?!" - ди.

Филипп белән чәй эчә-эчә авыздан селәгәйләр аккан. Уф, бу "Экспо" белән, саташтым бугай..."

Гүзәлнең шаяртуын барысы аңлап бетмәгән, "Илдарың бар бит", - диюче язылучылары күп. Чит ир төшкә керсә дә ярамыймы икәнни...

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас