+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Кемдер мәхәббәтен аңлатканмы?

Башкортстанда агачларны утыртып эшләнгән гаять зур язу тапканнар.

Кемдер мәхәббәтен аңлатканмы?Кемдер мәхәббәтен аңлатканмы?
Кемдер мәхәббәтен аңлатканмы?
Ижевскиның ZALA Т-16 пилотсыз очкычы Калтасы районында ТЭК объектларын очып узганда гадәти булмаган артефакт күргән. Биеклектән «Женя» сүзе төгәл укыла, ул наратлар белән 70 х 40 метр күләмендә тезелгән. Җирдән моны күреп булмый — тик һавадан гына.

Исем рәвешендә урманны кем һәм ни өчен утырткан — табышмак. БПЛА операторлары фикеренчә, бу совет традициясе булырга мөмкин: агачларны еш кына геройлар яки истәлекле вакыйгалар хөрмәтенә утыртканнар. Бәлки, бу мәхәббәт аңлату булгандыр.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас