+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
1 Апреля , 15:05

"Баштанаяк коендырды!"

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган Миләүшә Шәйхлисламова дусларын төрле контент белән сөендерүен дәвам итә. Бу юлы ул булачак ире белән танышуның романтик тарихын сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Баштанаяк коендырды!""Баштанаяк коендырды!"
"Баштанаяк коендырды!"
Миләүшә танышуның туганнан туган апасына кунакка барырга җыенганда булганлыгын әйтте. Кызлар, яңа танышулар булдырырга өметләнеп, ретро-клубка барырга планлаштырган. Болытлы һәм яңгырлы көннәр булуга карамастан, ул ачык төстәге кием: ак джинсы, футболка һәм кроссовкалар сайлаган.

"Черниковка ишегаллары буйлап барганда зур тизлектә узып баручы машина мине баштанаяк коендырды. Мин кычкырып җибәрдем, ә машина туктады. Матур прическалы, озын буйлы ир чыгып, гафу үтенде, пычрак чүпрәк алып, мине сөртә башлады", - дип искә ала блогер.

Мондый тәртибенә ачуы килеп, ул: "Сез үз акылыгыздамы?" - дип сораган. Җавап итеп, ир аны киемен алмаштыра алсын өчен өенә алып кайтырга тәкъдим итә, ә аннары кире Черниковкага алып килә. Нәтиҗәдә ул да ретро-клубта кызлар компаниясенә кушыла. Шушы кичтән аларның мәхәббәт тарихы башланган.

 

Автор:Резеда Галикәева