

Борынгылар 5 апрельдә хатын-кызларга чәч кистерергә, чәчләренә ниндидер үзгәреш кертергә ярамаганына ышанган. Югыйсә, аларны шәхси тормышларында зур күңелсезлекләр көтәчәк икән.
Бу көнне өегез җыештырылган булсын. Өйдәге тузан тормышка авыр вакытлар алып килә, ди.
Ә нишләргә кирәк, дисезме?
Кошларга игътибарлы булыгыз. Аларны бодай белән сыйласагыз, агачларыгызга бөҗәкләр төшмәс.
5 апрельдә кызылтүш канаты тапсагыз, зур уңышка ирешәчәксез! Ә тәрәзә төбегездә кызылтүш утырганын күрсәгез, шатлыклы хәбәр көтегез. Кызылтүш нык итеп тәрәзәгезгә “шакыса”, көтелмәгән кунаклар киләчәк.
Ә менә 5 апрельдә үлгән кызылтүш күрү күңелсезлекләргә икән.
Бу көнне бөтнекле су белән пар салып, мунча керсәгез, яхшы булыр, авырулар урап узар.