+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Кызыклы яңалыклар
3 Апреля , 10:02

Иртәгә читләр сөлгесенә кул сөртмәгез!

Югыйсә, ирегез хыянәт итәргә мөмкин икән. 4 апрельгә карата халыкта тагын күп сынамышлар бар.  

Иртәгә читләр сөлгесенә кул сөртмәгез!Иртәгә читләр сөлгесенә кул сөртмәгез!
Иртәгә читләр сөлгесенә кул сөртмәгез!

Аларга ышансак, иртәгә хатын-кызларга тегү-чигү эшләре белән булашмау хәерле икән. Беренчедән, җеп буталачак, икенчедән, гомер кыскарырга мөмкин, имеш.

Иртәгә кер юып, тышка чыгарып элмәгез. Кипкән кергә ябышып, начарлык өйгә керергә мөмкин, ди.
Борынгылар сынамышларына ышансак, бүген кычкырып көләргә, кычкырып сөйләшергә дә ярамый икән.

Ә менә кунакка барсагыз, кулыгызны чит сөлгегә сөртмәгез. Бу хатын-кызларга кагыла. Ирегезнең хыянәтен кисәтү өчен.

Ә нәрсә эшләргә ярый соң?
Иртәгә аяк киемен ремонтларга, чистартырга, тәртипкә китерергә кирәк икән. Ә кияргә яраксыз аяк киемнәреннән нәкъ иртәгә котылырга кирәк.
Иртәгә хуш исле түгәрәк икмәк салучыларга бәхет елмаячак. Бу икмәк катысын балаларга ашатырга кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас