+22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Кызыклы яңалыклар
10 апрель , 06:55

Иртәгә каенны кочаклап, теләк теләгез!

Ләкин артык күп теләкләрне тормышка ашыруны сорамагыз, бу нәфис агач “ачуланып”, киресенчә эшләп куярга мөмкин икән. 11 апрельгә кагылышлы башка сынамышларны да беләсегез киләме?  

Иртәгә каенны кочаклап, теләк теләгез!Иртәгә каенны кочаклап, теләк теләгез!
Иртәгә каенны кочаклап, теләк теләгез!

Иртәгә аз гына булса да каен суы эчеп куярга тырышыгыз. Шулай иткәндә, гомер озын һәм бәхетле булырга тиеш, дип ышанган борынгылар.

Кызлар иртәгә чәчләренә ак тасмалар, ак бизәнгечләр такмасын! Ак төс — каен төсе. Ә иртәгә бу агачка игътибар күп булырга тиеш. Бүген каен төсен “урлаган” кызларның чәчләре коела башларга мөмкин икән.

Иртәгә каеннар янында йөрсәгез дә, талларга бик якын килмәгез. 11 апрельдә таллар төбенә мәрхүмнәрнең рухлары язны каршыларга төшә икән, дигән сынамыш бар. Аларның ялына комачауларга ярамый. Югыйсә төннәрен саташа башларсыз.

Иртәгә берничә көнгә җитәрлек ризык әзерләмәгез. Иң яхшысы — иртән торып әзерләгез.

Иртәгә төнлә күргән төш 3-7 көннән тормышка аша. Ә көндез күргән төш күз яшьләренә булырга мөмкин икән. Иртәгә көндез йоклаудан тыелып торабызмы әллә?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас