

Элек 13 санын бәхетсез дип санаганнар. Шуңа бу көнне “кара көчләр”не чыгару өчен өйне җыештырганнар, юганнар.
Бүген өй иясе төрле билгеләр бирергә мөмкин икән. Әгәр берүзегез өйдә чакта кемнеңдер авыр сулаганын ишетеп куясыз икән, сак булыгыз, өй иясе сезне ниндидер күңелсезлектән кисәтергә тели.
Бүген үзеңне яманлыктан саклар өчен, яхшы теләк теләп, кесәгә бер тимер акча салып куегыз. Ул сезгә байлык, уңыш, мәхәббәт теләп торачак. Борынгыларда шундый сынамыш бар.
Сынамышларга ышансак, бүген һич кенә дә көнләшергә ярамый.
7 яшьтән кечерәк балагызны беркем дә үпмәсен бүген. Ә менә мондый яшь баланы әнисе “әп” итсә, ул барлык чирләрдән котылачак икән.
Бүген никахлы ир белән хатынга аерым йокларга ярамый. Югыйсә, озак вакытка аерылышачаклар.
13 апрель — хатын-кызлар өчен әһәмиятле көн. Бу көнне үзләрен лаеклы тоткан, матур эшләр башкарган гүзәл затларга уңыш килергә тиеш.