+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Кызыклы яңалыклар
14 Апреля , 04:55

Иртәгә җырлагыз, биегез, уйнагыз, көлегез!

15 апрель сынамышлары шулай куша. Бу көнне нинди гамәлләр кылсаң, уңыш киләчәген беләсегез киләме?  

Иртәгә җырлагыз, биегез, уйнагыз, көлегез!Иртәгә җырлагыз, биегез, уйнагыз, көлегез!
Иртәгә җырлагыз, биегез, уйнагыз, көлегез!

Сату белән шөгыльләнүчеләргә иртәгә мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Болай иткәндә, эшләре алга китәчәк. Сәүдә өлкәсендә хезмәт салучыларга иртәгә ял итәргә ярамый, бар күңелен хезмәткә салсыннар.

Иртәгә мендәр, юрган тышларын, җәймәләрне алыштырырга кирәк. Кулланылганнарын юып кую мотлак. Йокы тыныч булачак, сәламәтлек яхшырачак.

Иртәгә начар уйлар уйламагыз, күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Негатив уйлар бәхетсезлек җәлеп итәчәк. Сынамышлар буенча, 15 апрельне дус-ишләр белән аралашып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп үткәрү хәерле. Бу очракта яз күңелле, матур үтәчәк, барлык теләкләр тормышка ашачак.

Иртәгә каргаларны ашата күрмәгез! Алар каркылдап өегез тирәсендә әйләнә башласа, мохтаҗлык, бәлаләр килергә мөмкин, имеш.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас