+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Иртәгә чир-сырхаулардан арынырга мөмкин!

12 май сынамышларына колак салсагыз, эшләрегез уң булыр!  

Иртәгә чир-сырхаулардан арынырга мөмкин!Иртәгә чир-сырхаулардан арынырга мөмкин!
Иртәгә чир-сырхаулардан арынырга мөмкин!

Борынгыларга ышансак, иртәгә киләчәккә планнар корырга кирәк, алар тормышка ашачак.
Ләкин уй-хыялларыгыз турында башкаларга сөйләмәгез!

Иртәгә он иләгән кешенең күз күрүе начарлана башлый икән, ул картлыгында бөтенләй сукыр калырга мөмкин, имеш.

Иртәгә тузан сөртергә һич ярамый! Аеруча биек шкафлардан. Моны үтәмәгән кеше мәртәбәле дусты, якын танышы яисә туганы белән бәйләнешне югалтачак, ә ул кешедән киләчәктәге уңышы бәйле.

Иртәгә үз бурычларыгызны башкаларга йөкләмәгез. Сораган кешегә дә, үтәгән кешегә дә бәла-каза килергә мөмкин икән.
Кунак килсә, өйдән генә озатып калмагыз, урамга ук чыгыгыз, чир-сырхаулар урап узар.

Иртәгәсе көннең иң мөһим кагыйдәсе — саф һавада, кояш нурлары астында йөрегез. Кояш нурлары уңыш, яхшы кәеф китерәчәк.
Иртәгә җилгә каршы басып торган кешенең барлык авырулары җил белән китәчәк, ул ел буе сәламәт булачак икән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас