+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь кызны өйгә кертсәң...

"Башкорт хуҗабикәсе" ирен көнли башлаган.

Яшь кызны өйгә кертсәң...Яшь кызны өйгә кертсәң...
Яшь кызны өйгә кертсәң...
Ул Альбертны яшь кыз белән видеога төшергән.

"Мин сезне эләктердем, сез нишлисез!" - дип кычкыра Миләүшә.

Видео шаяру булып чыкты. Язмадагы кыз - аның ярдәмчесе Зарина. Ул Альбертка мунчага телефонын илткән. Шул ук вакытта Зарина Миләүшә белән эшли башлаганда күпләр комментарийларда блогерга "сак бул!" дип язганнар, янәсе, яшь кызны өйгә кертергә ярамый.

- Менә шундый хәл булды безнең. Зарина безгә килеп урнашкач, күпләр миңа: "Нигә сез яшь кызны өйгә керттегез, Альберт хәзер күз салачак бит", — дип яздылар, - дип уртаклашты Миләүшә язылучылар белән.

Альберт сыналган ир инде ул. Андыйга гына бирешмәс.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас