

Бүген төнлә начар төш күргән булсагыз, кайгырмагыз, бу төнне күргән төшләр чынга ашмый, дип ышандыра 18 май сынамышлары.
Мәче алырга җыенган булсагыз, моны бүген эшләмәгез.
18 майда ерак юлга чыкмау да хәерле икән.
Бүгенге көн ялакуларны яратмый! Эштән качмагыз. Хезмәтегезне намуслы башкарыгыз. Югыйсә, авырып китәргә мөмкинсез.
Бүген кемдер ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, үтенечен кире какмагыз. 18 майда ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм иткән кешегә бәхет елмаер.
18 майда нишләргә кирәк?
Бүген өегездә генераль җыештыру оештырсагыз хәерле.
Ремонт башласагыз да хуплана.
Җыештыру, ремонт кебек эшләр белән шөгыльләнүчеләрнең тормышына яхшы үзгәрешләр килер.
18 майда кыяр белән кәбестә ашамаска тырышыгыз, бакчагызда бу яшелчәләр быел уңмаска мөмкин.
Бүген тәмле камыр ашлары әзерләп, якыннарыгызны сыйлагыз, барысы да яхшы булачак!
Автор фотосы.