

Борынгылар 19 майда эшсез утырырга ярамаган, дип ышанган. Көнегез хезмәттә үтсен, уңышка һәм иминлеккә ирешерсез. Ялкаулансагыз киресенчә булырга мөмкин.
Иртәгә акча вакламагыз! Уңышыгызны да “ваклап” юк итәрсез.
Ачуыгыз килсә дә, иртәгә якын кешеләрегезгә авыр сүз әйтүдән, талашудан тыелып торыгыз. Зур күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.
Өйдән чыккач, нидер онытканыгызны аңласагыз, кире кермәгез. Уйлаган эшегез барып чыкмас.
Иртәгә ерак юлга чыгарга җыенасызмы? Чәчегезне юмый торыгыз, бәла килмәс.
Иртәгә яңа эш урыны тәкъдим итсәләр, баш тартыгыз. Уңышлы булмаячак.
Җирдә акча ятканын күрсәгез, бик кызыксагыз да, алмагыз. Бәхет, иминлек үзегез белән калыр.
Ничек теләгән кешене гашыйк итәргә соң, дисезме? Өр-яңа тастымалны иртәгә чиста чык суында бераз чылатырга кирәк. Күз аткан кешегезне ничек тә аңа сөртенергә бирергә кирәк. Менә шунда инде ул тастымал биргән кешесенә “үлеп” гашыйк булырга тиеш. Уңышлар сезгә!
Автор фотосы.