+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бүген киләчәкне белеп була!

Авыл кешеләренә бу бигрәк тә җиңел булачак. 23 майның тагын күп кызыклы сынамышлары бар. Укыгыз!  

Бүген киләчәкне белеп була!Бүген киләчәкне белеп була!
Бүген киләчәкне белеп була!

Борынгыларга ышансак, 23 майда акча туздырырга ярамый. Соңыннан бик озак бурычка яшәргә туры киләчәк.
Бүген кемнедер рәнҗеткән кеше өч ел бәхет күрмәячәк икән. Сак булыгыз!

Бүген күлмәген үзе үтүкләгән ир-егет ялгыз гомер кичерәчәк икән, имеш.
Бүген кеше алдында талаша күрмәгез! Күңелсезлекләрегез өч тапкыр артырга мөмкин.

Бүген чәчне кыска итеп кистерергә дә киңәш ителми. Шәхси тормыш уңышсыз булачак.
Әгәр 23 майда калакны чынаяак эчендә калдырсагыз, тормышыгыздагы бер мөһим нәрсәне күрми калачаксыз.

Төнгелеккә чүпне ишек төбендә калдырмагыз — яхшыга түгел.
Бүген кешенекен алган кеше үзенекен өч тапкыр күбрәк югалтачак.

Ә киләчәкне ничек күрергә, дисезме? Бүген кетәклектән тавык йомыркаларын җыеп кергәч, санагыз — җөп сан чыктымы, такмы? Так (четное) сан чыкса, тормышыгызда үзгәрешләргә әзер булыгыз. Яшь ханымнар тиздән бәби алып кайтачак. Ә җөп сан якын арада тормышта берни дә үзгәрмәячәге турында сөйли.

Менә шулай...

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас