+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Быел җәй нинди булыр?

24 май сынамышларын үтәп, моны белеп була!  

Быел җәй нинди булыр?Быел җәй нинди булыр?
Быел җәй нинди булыр?

Иртәгә кияүгә чыкмаган кызлар идән себермәсен, кияү булырга барлык кандидатларны тормышларыннан “себереп чыгарырга” мөмкиннәр.
Яңа эшне бүген башламавыгыз хәерле, уңышлы булмаска мөмкин.

Иртәгә кыйммәтле, зур әйберләр сатып алудан да тыелып торыгыз. Файдалы булмас.
Гашыйклар иртәгә мәхәббәттә аңлашмасын! Иртәгә мәхәббәтен аңлаткан кешене күңелсез җавап көтә икән...

Акчаларыгызны да санамый торыгыз.
Иртәгә бурычка алмагыз да, бирмәгез дә. Гел бурычка батып яшәвегез мөмкин.

Иртәгә башкаларны үпкәләтмәгез, үзегез үпкәле булырга мөмкинсез.
Күңелегездә яшереп йөрткән хыялыгыз булса, аны беркемгә дә сөйләмәгез. Бу очракта ул тормышка ашар.

Ә җәй нинди булачагын ничек белергә, дисезме? Хатын-кызлар иртәгә тышка тастымал чыгарып элсен. Кичкә ул дымлы булса, җәй яңгырлы булыр. Тастымалыгыз кичкә коры булса, җәй дә коры булачак икән.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас