+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Иртәгә карлыгач күрсәгез, бәхет көтегез!

27 май сынамышларының күбесе бу матур кошларга багышланган. Шулай ук бу көн сынамышлары, мәхәббәт, никах, быелгы уңыш турында да фаразлар бирә.  

Иртәгә карлыгач күрсәгез, бәхет көтегез!Иртәгә карлыгач күрсәгез, бәхет көтегез!
Иртәгә карлыгач күрсәгез, бәхет көтегез!

Өй түбәгез астына карлыгач оя корса, бәхет көтегез!
Ә менә карлыгач сезнең өй янындагы оясын ташлап китсә, сак булыгыз. Күңелсезлекләр килергә мөмкин.

Иртәгә ялгыш кына да карлыгачларны рәнҗетә күрмәгез! Карлыгач үтергән кешене уңыш ташлап китәчәк. Ә бу кошның оясын туздырганнар үзләре өйсез калачак, ди.

Кияүгә чыкмаган кыз яшәгән өйнең тәрәзәсеннән карлыгач очып керсә, туйга әзерләнергә кирәк.
Ә туй вакытында өй өстендә карлыгач очса, никах ныклы һәм бәхетле булачак.

Иртәгә өйдән чыккач нидер онытканыгызны аңласагыз, кире кермәвегез хәерле.
Иртәгә соңгы акчагызга кием сатып алмагыз. Уңышсызлыклар башланачак.

Иртәгә кайсыдыр өйгә, бинага кергәндә абындыгыз икән, анда кермәвегез хәерле. Шулай өй иясе нидәндер кисәтеп, кертмәскә тырыша, имеш.
Иртәгә “свиданиега” яңа аяк киемендә бармагыз! Мөнәсәбәтләр җитди булмаячак.

27 май җылы булса, кыяр уңышы яхшы булачак. Яңгыр яуса, кыяр уңмаячак икән.
Иртәгә салкын җил иссә, җәй салкын булачак.

Кырмыскалар күренмәсә, салкынайтачак.
Кошлар бер-берсенә сыенса, яшен булачак.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас