+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кызыл китап хайваннарын саклауга тагын бер адым

Сирәк очрый торган хайваннарны саклау эше дәвам итә. Башкортстандагы иректә яшәүче зубрлар көтүе тагын ике бозау белән тулыланды.

Кызыл китап хайваннарын саклауга тагын бер адымКызыл китап хайваннарын саклауга тагын бер адым
Кызыл китап хайваннарын саклауга тагын бер адым

Башкортстанның «Морадым тарлавыгы» табигать паркында иректә яшәүче зубрлар көтүе 33 башка җитте. Бу – Русиядәге Беловежье линиясе зубрларының иректә яшәүче бердәнбер көтүе.

2023 елдан бирле паркка 24 зубр кайтарылган. Уңайлы климат һәм бай азык базасы нәтиҗәсендә хайваннар уңышлы үрчи: күптән түгел генә көтүдә тагын ике бозау туган.

Киләсе елда «Беловежская пуща» милли паркыннан тагын тугыз зубр кайтару планлаштырыла.

Проект кысаларында тәҗрибәле ана зубрларның берсенә радиомаяклы махсус муенса кидерелгән. Бу белгечләргә көтүнең күчү юлларын, туклану урыннарын һәм табигый мохиткә яраклашуын тәүлек әйләнәсенә күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу эшнең төп максаты – күңел ачу түгел, ә биологик төрлелекне саклау һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар санын торгызу. Проект дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләренең уртак тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас