+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
12 Августа , 05:06

Бүген гади көн түгел! Кемнәрнедер уңыш көтә...

Бүген, 12 августта, Арыслан йолдызлыгында әһәмиятле үзгәрешләр башлап җибәрүче сирәк Кояш тотылу була. Шул ук вакытта әлеге көннәр ретроград Меркурийның җимергеч йогынтысыннан башка уза, бу хәл эшләрне кыю планлаштырырга мөмкинлек бирә, дип ышандыра астрологлар.  

Бүген гади көн түгел! Кемнәрнедер уңыш көтә...Бүген гади көн түгел! Кемнәрнедер уңыш көтә...
Бүген гади көн түгел! Кемнәрнедер уңыш көтә...

Август уртасында иң зур уңыш Арысланнарны (12 августта Кояш тотылу аркасында) һәм Кыслаларны көтә (аларга 10-16 августта көчле тормыш ресурсы киләчәк). Шулай ук Үгезбозаулар, Укчылар һәм Кәҗәмөгезләр өчен дә уңай мөмкинлекләр ачылачак.

Арысланга 12 августта Кояш тотылу көчле шәхси цикл ача һәм карьера мөмкинлекләре китерә.
Кысла өчен ай уртасы чоры йортны, гаиләне һәм эчке балансны ныгыту өчен идеаль булачак.

Үгезбозауларга интуиция финанс эшләрендә дөрес юлларны күрсәтер.
Укчыга яңа партнерлык һәм килешүләр көтелмәгән табыш китерәчәк.

Кәҗәмөгезгә озак вакытлы проектлар реаль җимешләр бирә башлый.
Уңышлар һәммәгезгә ишелеп килсен, дуслар!

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас