+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
13 Августа , 07:10

Бәхет тә, сөю дә китерә ала алар...

Нәрсәләр? Тапочкалар! Кайбер гап-гади кагыйдәләрне үтәсәгез, тормышыгыз чәчәк атар!  

Бәхет тә, сөю дә китерә ала алар...Бәхет тә, сөю дә китерә ала алар...
Бәхет тә, сөю дә китерә ала алар...

Өйдә кия торган тапочкаларыгыз биек үкчәле булмасын, атлаганда тавыш чыгармасын. Югыйсә, өй иясен куркытырсыз, өегездән бәрәкәт качар.

Тапочкаларыгыз туза башлагач ук, аларны яңага алыштырыгыз. Болай иткәндә яңа тапочкалар яхшы энергия генә туплар, имеш.

Һәр гаилә әгъзасының үз тапочкалары булырга тиеш. Кунаклар өчен аерым тапочкалар тотыгыз, үзегезнекен бирмәгез. Тапочкагызны чит кеше кисә, аның уңышсызлыклары һәм авырулары сезгә күчәргә мөмкин.

Тапочкаларыгыз бер төстә, сез яраткан төстә булсын.

Им-томнарга ышана торган булсагыз, тапочкалар ярдәмендә... мәхәббәткә ирешеп була икән! Моның өчен өр-яңа тапочкалар алыгыз, аларны беркемгә дә күрсәтмичә өч көн яшереп тотыгыз. Өч көннән соң төнге уникедә ишегегезне ачып куегыз, тапочкаларны алып, кулыгызга алыгыз һәм тапочкаларның башын ишеккә түгел, ә өй эченә каратып, болай диегез: «Сөйгәнем, яратканым, минем өчен яратылган кешем, тормышыма кил, көтәм!» Бу сүзләрне туктамыйча өч тапкыр кабатлагыз. Бу ритуалны Ай үсә башлаган вакытта эшләү хәерле.

Менә шулай... Ышану мотлак түгел.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас