+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
13 август , 08:20

Бүләк бирәләрме? Алмагыз!

Әлбәттә, барысын да түгел. Сүз биш бүләк хакында.  

Бүләк бирәләрме? Алмагыз!Бүләк бирәләрме? Алмагыз!
Бүләк бирәләрме? Алмагыз!

Белгечләр билгеләвенчә, бүләк аша негатив та җибәрергә мөмкин. Нинди бүләкләрне алырга ярамый?

Көзге — көчле тылсымга ия предмет. Ул начар энергия дә тупларга мөмкин. Иң яхшысы — үзегезгә ошаган өр-яңа көзгене кибеттән сатып алырга.

Бүләккә бирелгән кулъяулык хакында Ванга болай дигән икән: «Платочек принять - вскоре слезы проливать». Шуңа күрә үзегез карагыз...

Буш сумка, кошелек, чемодан кебек әйберләрне бүләккә кабул итү дә яхшыга түгел. Аларга нәрсә булса да салынырга тиеш. Һичьюгы кәнфит. Ә иң яхшысы — акча, әлбәттә!

Хатын-кызга бүләк ителгән сәгать аның матурлыгын “урларга” мөмкин икән...

Бик матур каеш бүләк итсәләр дә шатланырга ашыкмагыз. Сынамышларга ышансак, мондый бүләк сезнең алга баруны тоткарлаячак икән. Күп каршылыклар булырга мөмкин.

Менә шулай. Әлбәттә, мондый сынамышларга ышану-ышанмау — һәркемнең үз эше. Шуны да онытмагыз, әгәр бүләк бирүче кешенең сезне чын күңелдән якын итүен тоясыз, беләсез икән, бернәрсәдән дә шикләнмәгез!

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас