

Кайчандыр программалаштыруны компьютер алдында сәгатьләр буе код язучы белгечләр эше итеп кенә күз алдына китерә идек. Бүген программа тәэминаты тормышның күпчелек өлкәсенә үтеп керде. Ул табибка анализ нәтиҗәсен тизрәк аңларга ярдәм итә, агрономга үсемлек авыруын иртә ачыкларга мөмкинлек бирә, заводта кеше күзе күрмәгән җитешсезлекләрне таба, шәһәр төзүчеләренә территорияне планлаштырырга булыша. Ә соңгы елларда бу исемлеккә тагын бер көчле инструмент – ясалма интеллект (ЯИ) кушылды.
Башкортстанда да бу үзгәрешләр читтән генә күзәтелми. Республика әкренләп ИТ-технологияләр һәм ясалма интеллект үсеше өчен мөһим мәйданчыкларның берсенә әверелә. Иң мөһиме – технологияләр монда үзләре генә максат түгел. Алар иҗади фикерне, эшкуарлыкны һәм яңа продуктлар тудыруны көчәйтү өчен кулланыла.
Шуңа күрә программалы тәэминатны креатив индустрияләрнең бер юнәлеше буларак караганда, сүз бары тик компьютер программалары турында гына бармый. Сүз – яңа чишелеш уйлап табу, аны программага әйләндерү һәм кешеләргә кирәкле продукт булдыру турында.
Узган ел ноябрьдә Уфада III Бөтенрусия креатив индустрияләр мәктәпләре съезды узды. Аның Мәскәүдән читтә беренче тапкыр Башкортстанда үткәрелүе дә очраклы түгел. Республика әлеге өлкәдә ил күләмендәге үзәкләрнең берсе буларак таныла башлады.
Чарада Русиянең 52 төбәгеннән 174 вәкил катнашты. Ике көн дәвамында педагоглар, экспертлар һәм креатив индустрия белгечләре яшьләрне киләчәк һөнәрләренә ничек әзерләргә, мәгарифтә ясалма интеллектны ничек кулланырга һәм технологияләр тиз үзгәргән чорда иҗади фикерләүне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләште.
Иң мөһим сорауларның берсе дә шушы булды: әгәр нейросеть рәсем ясый, текст яза, музыка булдыра һәм код тәкъдим итә икән, кешегә киләчәктә нәрсә кирәк булачак?
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев моңа ачык җавап бирде:
“Ясалма интеллект кешене алыштыра алмаячак, чөнки ЯИнең нигезендә җәмгыятьнең уртача фикерләре ята, ә креатив – ул уникаль, индивидуаль нәрсә. Ясалма интеллектны көндәлек, кабатлана торган эш өчен кулланырга кирәк”, – диде ул.
Федераль креатив индустрияләр федерациясе генеральный директоры Игорь Намаконов та шул ук фикерне дәвам итте. Аның сүзләренчә, ясалма интеллект – корал гына. Ул үзе мөстәкыйль рәвештә кызыклы максат куя алмый. Башта кеше нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга, сорауны дөрес формалаштырырга, идея тәкъдим итәргә тиеш. Шуннан соң гына алгоритм шул бурычны тиз арада тормышка ашырырга булыша.
Димәк, киләчәктә иң кирәкле белгечләрнең берсе бары тик технологияне белүче түгел, ә технология ярдәмендә нәрсә булдырырга кирәклеген белүче кеше булачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та ясалма интеллектка карата нәкъ менә шул күзлектән карарга чакырды:
“Кешеләрнең аңында ясалма интеллект Голливуд формалаштырган образлар белән бәйле. Бу – “Терминатор”, машиналар фетнәсе һәм шуңа охшаш күренешләр. Әле дә “ясалма интеллект – яхшылыкмы, әллә явызлыкмы?” дигән бәхәс бара. Мин бу мәсьәләгә бөтенләй артык игътибар бирмәскә, бәя куймаска тәкъдим итәм. Безгә, гомумән алганда, “бу ясалма интеллекттан нәрсә кирәк?” дигән сорауга җавап эзләргә кирәк”.
Чыннан да, бүген иң мөһим сорау ЯИ кешене алыштырырмы-юкмы икәнендә түгел. Аны кеше үзенең мөмкинлекләрен киңәйтү өчен ничек кулланачак?
Мәсәлән, Башкортстанда медицина өчен ясалма интеллект кулланган программа-аппарат комплексы эшләнгән. Система лаборатория анализларын эшкәртүне автоматлаштыра: машиналы күрү технологиясе махсус савытлардагы антибиотикларга реакцияне таный, микроорганизмнарның препаратларга сизгерлеген билгели һәм табибка нәтиҗә әзерли.
Бу аеруча зур лабораторияләр өчен мөһим. Анда тәүлегенә меңләгән анализ үткәрелергә мөмкин. Кеше өчен күп сәгатьләр таләп иткән эшне алгоритм күпкә тизрәк башкара ала. Монда ясалма интеллект табибны алыштырмый. Киресенчә, ул белгечнең вакытын экономияли һәм мәгълүматны тизрәк эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыгында да шундый ук принцип эшли. Уфадагы белгечләр, аграр университет галимнәре белән берлектә, үсемлек авыруларын башлангыч чорда тану һәм дәвалау буенча тәкъдимнәр бирә торган комплекс булдырган.
Аның тагын бер үзенчәлеге бар: система Интернетсыз да эшли ала. Димәк, аны кырда, элемтә мөмкинлеге чикләнгән урында да кулланырга мөмкин. Ә иң мөһиме – ясалма интеллектка безнең илдә үсә торган культураларга хас авырулар турында мәгълүмат кертелгән. Бу – программалы тәэминатның көндәлек тормыштагы күренми торган, әмма бик кирәкле ягы.
Башкортстанда ЯИ кулланылган тагын бер юнәлеш – сәнәгать. Иң кызыклы эшләнмәләрнең берсе башта нефть тармагы өчен булдырылган. Аның максаты – кабельләрнең тышкы капламындагы кеше күзе күрә алмый торган вак җитешсезлекләрне ачыклау.
Кайчак “ясалма интеллект кешене алыштыра” дигән фикер нәкъ менә шундый мисаллар аркасында туа. Әмма монда мәсьәлә башкада. Машина кешенең эшен тартып алырга түгел, ә аның мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә. Инженер системаны уйлап тапмаса, камераларны урнаштырмаса, алгоритмны өйрәтмәсә, ул үзе берни дә эшли алмас иде. Ягъни код артында барыбер кеше тора.
Шәһәрне дә алгоритм белән күрергә мөмкин. Программалы тәэминатның мөмкинлекләре завод яки лаборатория белән генә чикләнми. Ясалма интеллект шәһәр мохитен планлаштыруда да кулланыла.
Геомәгълүмати системалар халыкның урнашу тыгызлыгын, мәктәпләрнең, поликлиникаларның һәм башка социаль объектларның ераклыгын анализлый. Бу төзүчеләргә аерым участокны гына түгел, ә аның тирәсендәге бөтен мохитне күрергә мөмкинлек бирә.
Креатив индустриядә код нәрсә булдыра?
Башкортстанда креатив индустрияләрнең 16 юнәлеше билгеләнгән. Алар арасында музыка, кино һәм сериаллар, анимация, видеоуеннар, медиа, дизайн, архитектура, мода, гастрономия белән беррәттән программалы тәэминат та бар.
Бу юнәлешләрнең барысын бер нәрсә берләштерә: яңа продукт булдыру. Программист өчен бу мобиль кушымта яки программа булырга мөмкин. Дизайнер белән программист бергә интерактив сервис булдыра ала. Музыкант белән технолог яңа санлы музыка платформасын уйлап табарга мөмкин. Видеоуен ясаучыларга сценарист, рәссам, программист, композитор һәм тавыш режиссеры кирәк. Ягъни бүгенге креатив индустриядә һөнәрләрнең чикләре дә акрынлап юыла.
Шуңа күрә республикада яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелә. Уфада, Стәрлетамакта һәм Сибайда креатив индустрияләр мәктәпләре эшли. Анда 12-17 яшьлек балалар анимация, видеоуеннар, тавыш режиссурасы, электрон музыка, фото һәм видеоконтент белән шөгыльләнә.
Креатив мәктәпләр өчен хәзер иң зур бурычларның берсе – яшьләргә ясалма интеллекттан дөрес файдаланырга өйрәтү. Нейросетьтән матур рәсем ясатып була. Текст яздырып була. Музыка вариантларын тәкъдим иттерергә, идеяләрне чагыштырырга, кодның бер өлешен булдырырга мөмкин.
Башкортстанда креатив индустрияләр инде икътисадның мөстәкыйль һәм перспективалы өлеше буларак формалашып килә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча аларның тулай төбәк продуктындагы өлеше 2 процент тәшкил иткән, абсолют күрсәткечтә бу – 50 миллиард сумнан артык. Төбәктә 9 меңнән артык субъект креатив юнәлешләрдә эшли.
Программалы тәэминат, реклама, дизайн, гастрономия, музыка яки видеоуеннар – болар барысы да бер зур системаның өлешләре.
Ә бу системада ясалма интеллектның роле елдан-ел артачак. Ул эшләрне тизләтәчәк, мәгълүматны анализлаячак, идеяләрне визуальләштерергә ярдәм итәчәк, яңа мөмкинлекләр эзләячәк.
Код – корал. Идея – кешенеке. Ә чын креатив продукт алар икесе бергә эшләгәндә туа.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102