

15 сентябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?
Абзарда һәм ишегалдында тәртип урнаштырырга.
Бакчадан бәрәңге казып алырга. Борынгылар 15 сентябрьдә бер бәрәңгене кесәләренә салып йөрсәң, буыннар авыртмас дип ышанган.
Мохтаҗларга ярдәм итәргә.
15 сентябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?
Үз тормышыңнан зарланырга ярамый. Моның урынына көнне елмаеп, яхшы кәеф белән үткәрергә киңәш ителә. Бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк, имеш.
Хайваннар белән начар мөгамәлә итәргә ярамый. Ышанулар буенча, аларга начар мөнәсәбәт эштә проблемаларга һәм төрле каршылыкларга китерергә мөмкин.
Ачык һәм артык чагу төстәге, ачу китерә торган кием киеп йөрергә киңәш ителми. Имеш, мондый кием начар уйлы кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә мөмкин.
Кызларга һәм хатын-кызларга урманга ялгыз барырга ярамый, озатып баручы белән яки зур компаниядә йөрү яхшырак. Халык ышануы буенча, Шүрәле бу көнне ялгыз хатын-кызларны эзли һәм аларны урлап китәргә мөмкин, имеш.
Ярдәм итүдән һәм сәдака бирүдән баш тартмагыз. Югыйсә, үзегез дә мохтаҗлыкта калырга мөмкинсез.
15 сентябрьдә һава торышы сынамышлары
Кояшның бик кызыл булып батуы салкыннарның якынлашуын күрсәтә.
Көн аяз һәм җылы булса, көз коры булачак.
Түбән болытлар һава торышының начараюын белдерә.
Мул чык яхшы һава торышын вәгъдә итә.
Әгәр 15 сентябрьдә өйдән чыгар алдыннан абынсаң, көнең уңышсыз булачак, имеш...
Сак булыгыз!
Автор фотосы.