+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
15 Сентября , 04:44

Иртәгә бәлеш салсагыз...

Быел көзнең нинди булачагын белеп була. 16 сентябрь сынамышлары ниләр вәгъдә итә?

Добавить в предпочтительные источники Google
Иртәгә бәлеш салсагыз...Иртәгә бәлеш салсагыз...
Иртәгә бәлеш салсагыз...

Борынгы сынамышлар буенча, бу көнне бәлешнең өсте мичтә тиз алсуланса, көз коры, ә кыш йомшак була икән.

Урманда бик күп чебен гөмбәсе барлыкка килсә, дымлы һәм озын көз көтегез.

Саескан ишек алдында кычкырса, кунаклар яисә һава торышының үзгәрүен көткәннәр.

Ишек алдында эт җирдә аунаса – яңгырга.

Чыршы гадәттәгедән көчлерәк шауласа – салкыннар көтелә.

16 сентябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?


Халык сынамышлары буенча, бу көн хезмәт һәм өй эшләре өчен уңышлы вакыт саналган. 16 сентябрьдә ялкауланмыйча, намус белән эшләгән кешенең ел буе муллыкта яшәячәгенә ышанган борынгылар.
Бу көнне өйне җыештыру, кирәкмәгән әйберләрдән арыну хупланган. Өйне, каралты-кураны чүп-чардан азат итеп, кеше яңалыкка һәм яхшылыкка юл ача, дип санаганнар.

16 сентябрьдә акча белән бәйле сынамышларга да аерым әһәмият бирелгән. Матди иминлекне җәлеп итү өчен яңа акча янчыгы сатып алырга киңәш иткәннәр. Кызыл, көрән яки сары төсләрне сайлау хәерле, имеш.


Акча янчыгына бер эре купюра салып, аны аулак урынга алып куялар. Җиде көннән соң гына куллана башларга кирәк икән – имеш, бу вакыт эчендә акча «көч җыя».

16 сентябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?


Кызларга бу көнне кояш баегач өйдән чыгарга киңәш ителмәгән. Караңгыда аларны җеннәр урманга алып китәргә мөмкин, имеш. Әгәр дә бу җан ияләре чибәр кызны сихерләсә, ул сөйкемлелеген югалтырга һәм чын мәхәббәтен очрату мөмкинлегеннән мәхрүм калырга мөмкин икән.


16 сентябрь мәхәббәт белән бәйле эшләр өчен дә уңайсыз көн булып саналган. Яңа танышулар, хисләрне белдерү, яучылар җибәрү яки туй үткәрү якын киләчәктә ызгыш-талашларга һәм хәтта аерылышуга китерергә мөмкин дип ышанган борынгылар.

Ә менә 16 сентябрьдә сабырлык күрсәткән кешеләргә якын киләчәктә уңыш елмаерга тиеш, шуны онытмагыз!

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова