+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 Сентября , 05:05

Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!

18 сентябрь сынамышлары белән танышмый калмагыз!

Добавить в предпочтительные источники Google
Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!
Иртәгә безне гаҗәеп көн көтә!


18 сентябрь күрәзәләү өчен иң уңайлы көн саналган. Бу көнне кызлар киләчәк язмышлары һәм кияүгә чыгу турында фаразлаган. 18 сентябрьдә туй үткәрү дә хәерле дип саналган.

Иртәгә догалар укырга, балалары булмаганнарга бала тууын, аларның сәламәт һәм бәхетле булуын сорарга кирәк. Уңыш һәм муллык теләп дога кылу да дөрес булыр.

 

Бу көнне өйләрне пычрактан арындырырга кирәк. Өегезне яхшылап җыештырсагыз, тормышыгызга кызыклы кешеләрне җәлеп итәчәксез, дип ышанганнар.

18 сентябрьдә өйгә кайтканда артка борылып карарга ярамый икән – югыйсә, бәла иярә, дип саналган.

Иртәгә үтәп булмаслык буш вәгъдәләр бирергә ярамый. Комарлы уеннар уйнаудан да сак булыгыз!

 

Җиңеп булмаслык кыенлыклар белән очрашмас өчен, коелырга мөмкин булган әйберләрне кулга алырга ярамый. Югыйсә, уңыш бармаклар аша агып чыгачак, дип ышанганнар.

Шулай ук иртәгә кычкырырга һәм сүгенергә ярамый. Борынгылар 18 сентябрьдә авыздан чыккан һәр сүз кешенең үзенә кире кайтачак, дип ышанган.

 

18 сентябрьдә вәгъдә бирергә һәм ант итәргә ярамый – бу көнне үтәлмәгән вәгъдә ялганга һәм алдауга тиңләнә һәм кешегә җитди тискәре нәтиҗәләр китерергә мөмкин, дип саналган.

Кер юарга да ярамый икән – авыруга, имеш. Шуңа күрә бу эшне икенче көнгә калдыру яхшырак. Шул ук вакытта пычрак һәм ертык кием киеп йөрмәгез. Мондый кием кешенең абруена тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип ышанганнар.

 

18 сентябрьдә туган кешеләр аеруча рухи көчкә ия, аларга яман көчләр кагыла алмый, дип саналган. Бу кешеләр сирәк авырый, дигән ышану да булган.

 

Халык сынамышлары буенча, 18 сентябрьдә миләш яфраклары саргайса, кыш иртә киләчәк һәм салкын булачак.

Кыргый миләшнең мул уңышы – ямьсез көзгә.

Әгәр урманнарда миләш җимешләре бик аз булса – көз буе коры булачак.

Болытлар түбән йөзсә – яңгыр көтегез.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова