+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 Сентября , 05:19

Татарча да, урысча да аңлый

Данир Сабировныкы булгач, Салават булып көлә дә беләдер әле...

Добавить в предпочтительные источники Google
Татарча да, урысча да аңлыйТатарча да, урысча да аңлый
Татарча да, урысча да аңлый

Юмор остасы Данир Сабиров үзенең социаль челтәрләрендә эте Кемальне туган көне белән котлаган – аңа 8 яшь тулган. Артист этнең гаиләгә алынган чагындагы фотосы белән дә бүлешкән.

– Менә шундый өч айлык сабый булып килде ул безгә. Ул вакытта рахит аркасында арткы аякларында проблемалар булды. Ләкин вакыт узу белән барысы да җайга салынды – һәм көчегебез матур һәм көчле булып үсте. Ә бүген безнең йонлач начальнигыбызга 8 яшь. Паспорты буенча – абруйлы әфәнде, ләкин холкы буенча һаман да көчек әле. Сәламәтлек, тәмле ризыклар, озак йөрүләр һәм безнең белән күп бәхетле еллар! – дип яза Данир Сабиров.

Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова