

Халыкта элек 30 сентябрь “Ышаныч, өмет, мәхәббәт көне” дип йөртелгән. Шуңа аны дөрес үткәрүгә игътибар бүлгәннәр.
Иртәгә дүрт кешенең бергә мунча керүе, чабынуы хупланмый икән, бу гаилә әгъзалары арасында зур тавыш чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
Ә гүзәл затлар иртәгә туйганчы күз яшьләрен түксә, ел буе еламаска тиешләр.
Иртәгә туган кешеләр туган көннәрен өч көн бәйрәм итсен.
30 сентябрь — сихер-бозымнан котылу өчен яхшы көн, диләр. Иртәгә шулай ук хатын-кыз авыруларын дәвалау да нәтиҗәле булырга тиеш.
Кияүгә чыкмаган кызларның иртәгә “бөек мәхәббәт” белән очрашу ихтималы бик зур! Шуңа бу көнне бикләнеп өйдә утырмасыннар.
Һәркемгә бу көн уңышлар китерсен!
Автор фотосы.