

4 октябрьдә талашу, кем беләндер конфликтка керү һич ярамый. Җитәкчесенә ихтирамсызлык күрсәткән хезмәткәрнең эшләре кирегә китәчәк, ә хезмәткәрләрен рәнҗеткән җитәкчене зур финанс проблемалары көтә. Шуңа күрә бу көнне эмоцияләрегезне йөгәнләргә әзер булыгыз. Кайнасагыз да, эчтән генә кайнарга туры килер.
Ялкаулыкны якын җибәрмәгез! 4 октябрьдә эшсез утырырга ярамый. Югыйсә, барлык хезмәтегезнең нәтиҗәсе юкка чыгарга мөмкин.
Һәркемгә дустанә мөнәсәбәттә булырга, ягымлы булырга тырышыгыз. Бу сезгә баерга ярдәм итәр. Акча тиз һәм җиңел киләчәк. Ләкин бу акчаны «кара көнгә» сакларга куймагыз. Югыйсә, ул көн тиз килеп җитәр. Иң яхшысы — җиңел кергән акчаны җиңел генә туздыру. Күптән күңелегез теләгән әйбер сатып алыгыз.
Төштән соң хатын-кызлар урманга ялгыз гына бармасын. «Кара көчләр» алар белән бәйләнешкә керергә мөмкин икән.
4 октябрьдә чит кешенең аяк киемен кимәгез! Киеп тә карамагыз. Аяк киеме кибетенә дә кермәвегез хәерле. Кеше кигән аяк киеме аша аның чир-сырхавлары күчү ихтималы бар.
4 октябрь сынамышлары:
Иртәгәге һава торышы үзгәрмичә дүрт атна дәвам итәчәк.
4 октябрьдә көн аяз, ә җил төньяк-көнчыгыштан иссә, салкын кыш көтегез.
Гөмбә аз, ә чикләвек күп булса, карлы кыш киләчәк.
Автор фотосы.