+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 Октября , 05:55

Иртәгә акча санамагыз!

Бурычка да бирмәгез. Кайтармаячаклар. 6 октябрь сынамышлары белән танышыгыз.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Иртәгә акча санамагыз!Иртәгә акча санамагыз!
Иртәгә акча санамагыз!

6 октябрьдә яңа планнар корырга һәм яңа әйбер сатып алырга киңәш ителми. Әйбер уңыш китермәс, планнар да барып чыкмас.
Иртәгә юлда акча тапсагыз, алмавыгыз хәерле. Алар финанс проблемалары гына китерәчәк.

Иртәгә булган акчаларыгызны да санамый торыгыз. Бу акчасызлыкка китрәчәк, дип санала.
6 октябрьдә хәләлегез белән тиргәшмәгез! Бу һич ярамый. Бу кичне бергә һәм матур итеп үткәрү мотлак. Болай иткәндә, киләчәктә гаиләгезне матур бәхетле тормыш көтә.

6 октябрь сынамышлары:
Агачларга көзге бәс ятса, көннәр коры һәм кояшлы булачак.
Җылы якка очкан казларның тавышы бик югары ишетелсә, тиздән кышкы һава торышы киләчәк.
Офык никадәр ераграк күренсә, яңгыр шулкадәр якын.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова