

Чара Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең Уфа вузара кампусында үтәчәк. Анда илнең әйдәп баручы галимнәре, инженер-эзләнүчеләр, проектлаучылар һәм хакимият вәкилләре катнашып, төзелеш иминлеге һәм экология мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Форумның төп темаларының берсе – Башкортстандагы карст процесслары һәм аларның территорияләргә йогынтысы. Белгечләр карст куркынычын бәяләү, территорияләрне яклау ысуллары һәм заманча технологияләр куллану турында чыгыш ясаячак.
Аерым игътибар Уфаның карст тотрыклылыгына биреләчәк. Шулай ук «Шүлгәнташ» һәм «Кызыл Чишмә» объектларына күчмә экспедицияләр оештырылачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru