+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 Октября , 04:37

7 октябрь сынамышлары ниләр вәгъдә итә?

Укыгыз, елмаегыз!

Добавить в предпочтительные источники Google
7 октябрь сынамышлары ниләр вәгъдә итә?7 октябрь сынамышлары ниләр вәгъдә итә?
7 октябрь сынамышлары ниләр вәгъдә итә?

 

Матди хәлегез яхшырсын дисәгез, иртәгә хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнсен. Чигү, бәйләү, тегү — 7 октябрьдә хәерле эшләр.

Бу көнне үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге ныклы булсын дип, догалар уку да дөрес булыр.

Иртәгә кунак чакырмагыз. Бусагагызны чит кеше атлап кермәсен. Сүзгә килүләрдән урап узарсыз. Ә менә кич белән барлык гаилә әгъзалары белән бергә җыелу дөрес булыр — ел буе татулык хөкем сөрер.

7 октябрьдә мөһим килешүләр төзергә киңәш ителми. Алар уңышлы булмаячак. Аеруча җитәкче кешеләргә сак булырга кирәк.

Ә менә туй көннәрен 7 октябрьгә билгеләгәннәргә бәхет елмаер. Аларның никахы ныклы булыр, бергә озак һәм тату яшәрләр.

7 октябрь сынамышлары:
Кырмыска оялары никадәр зуррак — кыш шулкадәр кырыс булыр.
Яфраклар саргайган, ләкин күпләп коелмый икән, салкыннар әле тиз генә килмәячәк.
7 октябрьдә күк күкрәсә, карсыз, кыска һәм җылы кыш көтегез.
Тиеннең йоны койрыгыннан башына таба коела икән, кыш хәтәр салкын булачак. Киресенчә булса, озын һәм юеш кыш киләчәк икән.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова