+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
14 Октября , 04:37

Өегезгә иминлек килсен, дисәгез...

15 октябрь сынамышларына игътибар итегез!  

Добавить в предпочтительные источники Google
Өегезгә иминлек килсен, дисәгез...Өегезгә иминлек килсен, дисәгез...
Өегезгә иминлек килсен, дисәгез...

Сынамышлар белән танышып, елмаеп алабызмы?

15 октябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?
Бу көнне йортны явыз көчләрдән саклау өчен дога кылу хәерле дип ышанганнар.
Уңыш җәлеп итәр өчен кызларга өйдә кул эшләре белән шөгыльләнергә (мәсәлән, кышка бияләй бәйләргә), ә егетләргә өйдә вак ремонт ясарга киңәш ителгән.
Кичне гаилә белән үткәрсәгез, бергәләп өстәл артына җыелып, күңелле итеп аралашсагыз, өегезгә иминлек килер, дигән ышану булган.

15 октябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?
Ачуланышырга һәм башкаларны рәнҗетергә ярамый: кешенең күңелен рәнҗетергә, аны елатырга мөмкин.
Халык ышанулары буенча, бу көнне алкоголь кулланырга ярамый, чөнки ул җеннәрне үзенә тарта дип саналган.
Ачык, чагу төстәге кием кию явыз көчләрнең игътибарын җәлеп итәчәк, имеш.
Өйгә чит кешеләрне кертүдән дә сак булырга кирәк: алар явыз көчләрнең хәбәрчеләре булырга мөмкин, дип ышанганнар.
Иртәгә ниндидер вәгъдә бирергә ашыкмагыз: аны үтәү бик авыр булачак, дигән ышану бар.

15 октябрьгә һава торышы сынамышлары:
Җил төньяктан иссә, иртә кыраулар көтелә, ә көньяктан иссә, җылы һава торышы озак дәвам итәчәк.
Үләнгә бәс төшсә, тиздән кырау киләчәк.
Чебеннәр әле дә йокламаган булса, көннәр җылы булачак.
Ай тирәсендә түгәрәк күренсә, тиздән һава торышы бозылачак.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова