+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 Октября , 11:20

Бер, ике, өч тиен... Барысы да акча иде

СССРда 1980нче еллар ахырында 1 тиенгә ниләр сатып алып булганын хәтерләүчеләр бармы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бер, ике, өч тиен... Барысы да акча идеБер, ике, өч тиен... Барысы да акча иде
Бер, ике, өч тиен... Барысы да акча иде
1 тиенгә ашханәдән бер кисәк ипи яки сиропсыз бер стакан газировка сатып алырга мөмкин иде. Тагы да 1 кап шырпы шулкадәр тора иде.

3 тиенгә инде сироп белән бер стакан газировка, мичкәдән бер стакан квас, кафеда бер стакан чәй, кунцевская булочкасы сатып алырга мөмкин иде.

4 тиенгә - ливер пирожкие.

5 тиенгә - бер бәйләм укроп яки петрушка, бублик, повидло пирожкие.

6 тиенгә - зур кружка квас, бер данә котлет, күмәч-рогалик, мәкле бублик.

7 тиенгә — кәгазь стаканда җиләк-җимеш туңдырмасы, ашханәдә салат, француз булочкасы.

8 тиенгә - Тула прәннеге, коржик, бер стакан каен суы, повидло яки мәк белән плюшка.

9 тиенгә — калорияле булка, кафеда һәм ашханәдә бәрәңге пирожкие, «Молочное» туңдырмасы.

10 тиенгә - бер стакан томат согы, кафеда колбасалы бутерброд, бер килограмм бәрәңге, «Колокольчик», «Буратино» газлы су шешәсе.

11 тиенгә - кафеда һәм ашханәдә ит белән беляш, «Эскимо» туңдырмасы.

12 тиенгә - бер кг кишер, ярты стакан каймак.

13 тиенгә - бер батон ак икмәк.

Яшәп тә караганбыз инде ә?

Автор:Резеда Галикәева