+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 апрель 2021, 14:36

Бәкедә бер сәгать утырмакчы...

Нефтекамада яшәүче ирне салкын су куркытмый, ахры...

Нефтекамада яшәүче Олег Гарифулин туры эфирда бүген Светлое күлендә бәкедә утыра. Морж дөнья рекорды кую өчен бер сәгать шулай салкын суда утырырга ппланлаштыра. Хәзерге вакытта ул суда 40 минуттан артык тора.
Олег Гарифулин узган елда да, Инстаграмда туры эфирны кабызып, салкын күлгә кергән. Су температурасы ул вакытта 5 градус булган. Ир шулай ике сәгать тә өч минут утырган.
- Мин Русия Рекордлар китабына керергә гариза бирдем. Әмма минем нәтиҗәне танымадылар, чөнки анда керү өчен дә үз тәртибе бар икән. Берничә параметрны башкарырга, ике атна алдан киңкүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итәргә кирәк булган, - дип аңлатты спортчы.
Бу юлы ул "ИНТЕРЕКОРД рекордларын халыкара теркәү агентлыгы" һәм "Русия рекордлар реестры"на заявка биргән, барысын да кагыйдәләр буенча оештырылган.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас: