+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
3 февраль 2021, 16:00

Дима Билан Африкага күченә

Эстраданың чагу йолдызын аборигеннар янына күченергә нәрсә мәҗбүр итә?

Эстраданың чагу йолдызын аборигеннар янына күченергә нәрсә мәҗбүр итә?

Күп кенә артистлар кебек үк, Дима Биланга да иҗади яктан көч тупларга һәм илһам эзләргә яшәү урынын үзгәртү ярдәм итә. Ул Мәскәүдә җырлар язып булмавын белдергән.
Җырчы күптән түгел Мальдив утрауларыннан кайткан. Хәзер илһамланып иҗат итү өчен Африкага күчәргә тели икән.
“Мин электрон музыка язам, мөгаен, ул кайберәүләр өчен сәердер, әмма минем өчен кызыклы. Африка — нәкъ менә миңа эчке ритмны күрсәтү өчен туры килә торган кыйтга", — дип сөйләгән артист “Московский комсомолец” журналистлары белән әңгәмәдә.
Дима соңгы вакытта прическасын еш алыштыруын да аңлата — бу да яңалык эзләү омтылышы, эчке кичерешләрне чагылдыру икән.
“Үземне шаккатырырга теләү, көтелмәгән адымнарга бару кебек сыйфатларым югалмасын иде", — дип белдерә музыкант.
Аның һәр адымын игътибар белән күзәтеп торучы йолдызлар бу белдерүләргә ничек җавап бирәчәге билгеле түгел. Тик менә җырчының тышкы үзгәреше фанатларда төрле хисләр уята.
Башта Дима чәчен - ачык-кызыл төскә, аннары зәңгәрсу төскә буяган. Ә Мәскәүгә кайткач, Билан идеаль кондициягә ирешергә булган — хәзер аның башы ап-ак. Һәм бу җанатарларында канәгатьсезлек тудыра. Алар артистка яңа төс тә, мыеклары да килешми, дигән уйда.

Фото: radiokp.ru


Читайте нас: