Бар кешелекне хәвефкә салган, бихисап гомерләр өзелүгә сәбәпче булган коронавирус инфекциясенең бик яхшы бер ягы бар икән бит! Яман шеш дигән үлемечле диагноз куелган берничә кеше, нәкъ менә ковид йоктырып савыканнан соң, организмындагы рак күзәнәкләренең бөтенләй югалуын белеп таң калган, сәламәт тормышка кайткан.
Мондый гаҗәеп хәлләр төрле илләрдә күзәтелгән, тик алар әлегә сирәк, ди табиблар. Мисал өчен, рактан җәфаланучы 61 яшьлек ир-егет коронавирус белән бик нык авырып дәваханәгә эләгә, озак вакыт анда ята. Ә менә ковидтан савыккач, аны тикшерсәләр, организмындагы яман шешнең эзсез югалуын күреп, белгечләр таң кала.
20 яшьлек егеткә Ходжкин лимфомасы дигән диагноз (яман шешнең бер төре) куелган була. Ул COVID-19ны йоктырып аяктан егыла. Чирнең авыр төре эләгә аңа. Бәхеткә каршы, организмы мәкерле вирусны җиңә. Ә бераздан егет үзенең яман шештән дә котылуын белә.
Ковид үткәргәннән соң, лимфа системасы яман шеше югалу очраклары да теркәлгән.
Безнең ил вирусологлары аңлатуынча, кайбер вируслар яман шеш күзәнәкләрен дә зарарлау һәм арытаба юк итү сәләтенә ия. Бу юнәлештә элегрәк хәтта махсус тикшеренүләр үткәрелгән булган. Димәк, коронавирус та шундый көчле вируслардан, ди галимнәр.
Тик белгечләр кисәтүенчә, яман шеш белән авыручыларга махсус рәвештә ковид йоктыру ярамый, чөнки могҗизалы савыгулар саны аз, ә менә рактан җәфаланучыларның иммунитеты какшаган организмын бу мәкерле вирус үлемгә китерү очраклары еш.
Барысы да Аллаһ ихтыярында икәнлеген онытмыйк!
Фото: interfax.ru