+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 июнь 2021, 11:15

Кошелекка... бала фотосы салыгыз!

Ни өчен, дисезме?

Ни өчен, дисезме?
Кошелек — каракларны иң кызыксындырган әйбер. Кемнеңдер кошелегын ялгыш тапкан кайберәүләр дә аны кире кайтарырга бик ашыгып бармаска мөмкин. Шулай да дөньяда намуслы кешеләр дә күп. Шуңа югалган кошелекны акчасы белән кайтарып биргән очраклар да бар.
Кошелегыгыз югала калса, ул сезгә кире кайтсын өчен нишләргә?
2009 елда Эдинбургта тикшеренүләр үткәргәннәр һәм шуны ачыклаганнар: эчендә бала фотографиясе булган кошелекны 88 процент очракта кире кайтарып бирәләр икән. Эт фотосы — 53 процент, гаилә сурәте - 48, өлкән яшьтәге пар фотосы 28 процент очракта каракның күңелен йомшарта икән.
Менә шулай. Белгечләр кошелек эчендә кайбер нәрсәләрне беркайчан да йөртмәскә куша. Алар — документлар, артык күп акча, берничә пластик карта һәм мөһим мәгълүмат булган язулар. Бу әйберләр начар кешеләр кулына эләксә, күп күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.
Кошелек эчендә җитәрлек кадәр генә акча, бер генә банк картасы булсын. Һәм, әлбәттә, сабый фотосы!
Фото: nastroy.net
Читайте нас: