+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
16 февраль 2021, 13:15

Мартта кемнәргә бәхет ишелер?

Йолдызнамәнең дүрт билгесенә, дип ышандыра астрологлар.

Йолдызнамәнең дүрт билгесенә, дип ышандыра астрологлар.
Үгезбозау кирәкмәгән уйлардан, шик-шөбһәләрдән, ниһаять, котылып, тынычланып яши башлаячак. Март бу билгегә күп уңышлар вәгъдә итә. Шәхси тормышта уңышка ирешү мөмкинлеге дә чыгар.
Арыслан яраткан кешесе белән ерак сәяхәткә китеп барырга мөмкин. Кем беләндер бозылган мөнәсәбәтләрен дә яхшырта алыр. Карьера баскычында үсеш көтелә. Көнләшүчеләр, гайбәт сатучылар аның тормышыннан югалыр.
Кыз билгесендә туганнар сагышларга салган хатирәләреннән котылыр. Югары көчләр юләрлекләр эшләүгә юл куймас. Мартта аларга барлык хыялларын тормышка ашыру форсаты чыгар.
Балык ни тели, шул тормышка ашарга чамалап тора. Йолдызлар аларга куйган максатларына таба кыю атларга киңәш итә. Үз-үзләренә ышансалар, ялгызлыктан да котылырлар.
Фото: youscreen.ru
Читайте нас: