+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
29 декабрь 2020, 18:25

Үгез елы кемнәргә байлык вәгъдә итә?

2021 ел йолдызнамәнең берничә билгесенә аеруча мәрхәмәтле булачак.

2021 ел йолдызнамәнең берничә билгесенә аеруча мәрхәмәтле булачак.
Сукоярларга уңыш елмаячак. Аларга финанс өлкәсендә зур сөенечләр, яхшы крем көтелә. Йолдызлар аларга интернет-бизнеска игътибар итәргә куша, отылмаслар. Хезмәт баскычында да күтәреләчәкләр.
Кыслага да шатланырга сәбәпләр күп булачак. Ниндидер бик яхшы танышлары бу билгегә уңышка юл ачачак. Үзләренең тырыш хезмәте дә бәяләнми калмаячак. Кыскасы, күп акчалар килүгә әзер булыгыз, Кыслалар.
Кәҗәмөгезне байлык көтә, дип ышандыра астрологлар. Моның өчен йолдызлар аларга “яхшы кешеләр” белән бәйләнешләрне ныгытырга киңәш итә.
Кучкар фатирын алыштырырга яисә кыйммәтле ремонт ясарга, ә бәлки күптән теләгән әйберен сатып алырга мөмкин. Акча булачак!
Балыкларны да финанс уңышы көтә. Алар ниндидер зур ярдәм яисә бүләк алырга мөмкин.
Фото:
goodfon.ru
Читайте нас: