+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 февраль 2021, 14:00

Һинд күрәзәчесе: ноябрьдә дөньяны зур үзгәрешләр көтә!

Без әле пандемия хакында уйланмаган да 2019 елның җәендә дөньяга коточкыч чир киләсен әйткән Һиндстанда яшәүче 14 яшьлек Абигья Ананд искитәрлек яңа фаразлар ясаган.

Без әле пандемия хакында уйланмаган да 2019 елның җәендә дөньяга коточкыч чир киләсен әйткән Һиндстанда яшәүче 14 яшьлек Абигья Ананд искитәрлек яңа фаразлар ясаган.
Малайның 2019 елда дөньяга вирус килеп, кешелекнең берникадәр өлешен юк итәчәген фаразлаган видеосын күп кеше карап та тормаган, җитди кабул да итмәгән. Ләкин пандемия барысын да хафага салгач, кешеләр бу малай белән көннән-көн күбрәк кызыксына башлаган. Аның пандемиянең Кытайдан башланачагын фаразлавы да билгеле.
Хәзер Абигья яңа фаразлар ясый. Аның әйтүенчә, 2020 елның ноябреннән 2021 елның ноябренә кадәр вакыт эчендә Җир шарында коточкыч вакыйгалар булачак. Җир шарына һәлакәт яный һәм моны берничек тә урап узып булмаячак. Һинд малаена ышансак, икътисад түбән тәгәрәячәк, бу айларда кешелек ачлыктан, сугыш һәм эпидемиядән интегәчәк. Ә 2021 елның ноябреннән дөньяда Яңа Вакыт башланачак икән.
Үсмер фаразларын әйткәч, үзен тыңлаучыларны тынычландыра да, киңәшләр дә бирә. Ул табигый ризыклар белән тукланырга һәм үләннәр белән дәваланырга куша һәм бернәрсәдән дә курыкмаска чакыра. Малай әйтүенчә, кешеләр иммунитетын ныгыту белән шөгыльләнергә һәм бары үз көчләренә генә ышанырга тиеш.
Абигья билгеләвенчә, кешелек язмышын үзгәртү мөмкин түгел, ләкин аңа мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкин. Үзеңне мораль яктан әзерләп, бер мизгелдә юкка чыгарга мөмкин матди байлыклар артыннан кумаска кирәк, дип саный яшь күрәзәче. Ул үзеңне камилләштерү, рухи үсеш белән шөгыльләнергә һәм якын кешеләр белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә куша.
Малай ковид пандемиясенең сәбәбен 2019 елның декабрендә Кояш тотылуга күп кешеләр караганнан башланган дип саный. Кешеләр Кояш тотылуга карарга тиеш булмаган, аеруча балалар һәм йөкле хатын-кызлар – бу хәл иммунитетны бетерә икән.
Күпләр Абигья Анандны Нострадамус белән чагыштыра, чөнки ул да фаразларын канатлы сүзләр белән әйтә.
Фото: pronedra.ru
Читайте нас: