+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!

“Кызыл таң”да “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” конкурсы дәвам итә! Бүген чираттагы бәйгечебез — Бүздәк районының Канлы-Төркәй авылында яшәүче Рәйсә Якупова белән танышабыз.

— Мин - күпбалалы әни, фольклорчы, район гәзите хәбәрчесе, шәхси йорт-музей хуҗасы, дүрт китап авторы, халык йолаларын һәм традицияләрен саклаучы, башкорт халык ашлары, кул эшләре остасы, бер тапкыр да “әти” сүзен әйтергә насыйп булмаган, сугыш чоры балаларының берсе, — ди Рәйсә Харис кызы.
Рәйсә апага 78 яшь, әмма ул үзен олы яшьтә дип исәпләми. Күңеле яшь аның!

Рәйсә Якупова Канлы-Төркәй авылында яшәп, балалар бакчасында эшләп, хаклы ялга чыккан. Пенсиядә фольклор ансамблен оештыруда катнашкан, шунда 25 ел йөри. Хәзер коллектив “Заһидә” башкорт фольклор ансамбле исемен йөртә.

Рәйсә Харис кызының һәр көне, һәр сәгате буш үтми. Авылына, халкына, иленә нинди дә булса яхшылык эшләү уе белән яши ул. Халкыбызның үткәне онытылмасын, бүгенгесе матур, киләчәге якты булсын, дигән максатны алдына куйган.

“Кызыл таң”чылар сәләтле бәйгечегә ныклы сәламәтлек тели, күп сәламнәр юллый һәм конкурста катнашучыларны көтеп кала.

Исегезгә төшерәбез:
Конкурста катнашучылар чиккән кулъяулыкны редакциягә китереп җиткерү юлын табарга тиеш. Кул эшен кем башкаруы, аның кайда яшәве, яше, һөнәре турында мәгълүмат, бәйләнеш өчен телефон номеры булса яхшы. Ә, бәлки, кулъяулык чигү, аны бүләк итү яки бүләккә алу турында берәр кызыклы тарихыгыз да бардыр әле? “Кызыл таң”га котлау сүзләрен дә язсагыз, алар, сайланып, гәзитебездә һәм сайтта дөнья күрәчәк.

“Кызыл таң”ның 100 еллыгына багышланган конкурска киләсе елның гыйнварында нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм грамоталар тапшыру редакциядә оештырылачак.

Эшләрне кабул итү урыны:
Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 6 кат, 607нче бүлмә, Айгөл Юлъякшинага.
Конкурс барышын “Кызыл таң” сайтыннан күзәтеп барыгыз.
Читайте нас