+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Кыйгы укытучысы “Языл һәм бүләк от!” конкурсында шәп приз отты!

Түбән Кыйгы авылында яшәүче Ирина Вәлиәхмәтова, “Кызыл таң” гәзитенә һәм “Әллүки” журналына язылган квитанцияләрен редакциягә юллап, җиңүчеләр исемлегенә керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ирина Вәлиәхмәтова “Кызыл таң”ны 1992 елдан бирле алдырып укый.
— “Кызыл таң”сыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Аны гомер буе әти-әниләр алдырып, бик яратып укыдылар. Үзем мәктәптә эшли башлаганнан бирле бер генә санын да калдырганым юк, — ди Ирина Фәйзелгаян кызы.
Вәлиәхмәтовлар гаиләсе “Әллүки” журналын беренче саныннан ук алдыра башлаган. Ул вакытта уллары Эмильгә нибары 6 яшь булган. Хәзер инде Екатеринбургта югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгеч Уфада эш башларга җыенып йөри.
Ә бүген “Әллүки”нең һәр санын 8 яшьлек кызлары Ләйсән көтеп ала.
26 ел мәктәптә балаларга белем бирүче укытучы яшь буынның белемле, зирәк, киң карашлы, укымышлы булуы өчен тырыша.
— Элек балаларны урыс теленә өйрәтсәк, хәзер, киресенчә, туган телләрендә сөйләшергә өйрәтәбез. Бу уңайдан “Әллүки” журналы да безгә ярдәмгә килә, — ди ул.