Танылган радио алып баручысы, җырчы Рания Билалова алтын юбилеен каршылый
Халкыбыз яратып тыңлаган “Юлдаш” радиосы үзенең эшчәнлеге чорында күпме кешеләргә моң, жылы сүз, якты теләкләр өләшкәндер, әйтүе кыен. Татар телендәге тапшыруларны алып баручы Рания Билалова – сәнгатькә гашыйк кеше. Жыр-моңнан аерылмый, туры эфирда төрле кызыклы тапшырулар алып бара, ягымлы тавышы белән котлау хатларын укый. Шушы коннәрдә ул алтын юбилеен каршылый. Аның яшәеше, уйлары нинди дулкыннарда тибрәлә икән? Гәзит укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
— Рания, Сезне республикада һәм аннан читтә яшәүче милләттәшләребез моңлы, ягымлы, үзенчәлекле тембрлы тавышыгыздан таный. Радиога алып килгән юлыгыз ничек булды?
— 1995 елда Уфага күченгәч, яңа гына эшли башлаган “Радио-2” каналында, яшьләрне эшкә чакыру турында игъланны ишеттем дә, тәвәккәлләргә булдым. Башта яңалыклар бүлегендә хәбәрче идем, үзем аларны тыңлаучыларга җиткердем дә. Бераздан, тырышлыгымны күреп, “Радио-2” җыр-моң каналына тапшырулар әзерләп алып баручы итеп күчерделәр. Радиога алып килгән юлым язмышым тарафыннан билгеләнгәндер, дип уйлыйм. Картинәм дә, “Рания” дип исем кушасыз, мин аңа “Радио” дип кенә әйтермен инде, дип шаярткан булган.
— Балачагыгыз кайда үтте?
— Мин Борай районының Яңа Бикмәт авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үстем. Әти-әнием үз үрнәгендә безне — 5 баланы — хезмәт тәрбиясендә үстерделәр. Кул арасына кергәч һәм мәктәптә укыган чорда колхозның чөгендер, бәрәңге, мәк басуларында ничә гектар җир эшкәрткәнбездер. Безнең чор балалары шулай эшләп чыныкты. Мәктәптә тырышып укудан тыш, барлык чараларда да катнашырга өлгерә идем. Өйдә дә туганнарым белән бер-беребезгә, әти-әнигә концерт-спектакльләр куя идек. Әти гармунда бик матур уйнаса, әнием моңлы итеп җырлый иде. Бик кызганыч, бүгенге көндә апам, абыем, әти-әнием якты дөньяда юк инде.
— “Әтиле туган йортым” клибында үзегез дә баянда уйныйсыз? Димәк, әтиегезнең гармунчы сәләте Сездә дә бар?
— Мәктәптә, авыл клубында бер генә чара да минсез үтми иде. Ә инде районда үткәрелгән зона концертларында безнең авылдан өч кеше мотлак катнашты: җырчы буларак — мин, биюче кызыбыз Зөлфия һәм скрипкачы Харис абый. Шул елларда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурста дипломант та булган идем. Сәхнәгә тартылуымны күреп, тугызынчыда укыганда әтием баян алып бирде һәм үзе укытучы булды. Уйнарга бик тиз өйрәндем. Уйнау дәрәҗәм нинди булгандыр, тик авылда ике туйга баянда уйнарга чакырганнарын хәтерлим. Шул вакыттагы кыюлыгыма хәзер хәйран калам.
— Үзегезне сәнгать кешесе итеп күрәсегез килсә дә, башка һөнәрне сайлагансыз. Сәбәбе нидә?
— Әтием мине сәнгать юлын сайларга өндәде. Ә әнием укытучы булырга тәкъдим итте. “Әни сүзен тыңладым, әти сүзен екмадым” дигәндәй, сәнгать юлыннан китәргә кыюлыгым да, белемем дә җитмәде. Шуңа күрә БДУның филология факультетына татар-урыс бүлегенә җиңел генә укырга кердем. Әлеге көндә мин — Башкорт дәүләт университетын һәм Республика мәдәният һәм сәнгать техникумын тәмамлаган ике һөнәрле белгеч.
— Рания, радиодагы эшчәнлегегез турында сөйләп үтегез әле.
— Радиога эшкә килүемә озакламый 25 ел була. Монда эшләве мавыктыргыч, кызыклы һәм бик җаваплы да. “Заман сулышы” тапшыруы күп еллар эфирга чыкты. Республиканың авыл-районнарыннан, шәһәрләреннән тапшырулар, репортажлар эшләдем. “Үз юлым” тапшыруында радиотыңлаучыларны күп шәхесләрнең яшәеше белән таныштырдым. “Талбишек” тапшыруын балалар да, өлкәннәр дә бердәй яратып тыңлый иде. Җыр-моң сөючеләр “Эзлибез йолдызларны” радиоконкурсында катнашты. Нәтиҗә ясап, Уфада гала-концерт та үткәрдек. Әлеге көндә котлау хатларын укуымны яратучылар күп. “Тәмлетамак”, “Яраткан шөгылем” тапшырулары да тыңлаучыларны җәлеп итә.
— Рания, журналист хезмәте тынгысыз. Кайчак шәхси тормышка бик аз вакыт кала. Сез ялларыгызны ничек үткәрәсез? Буш вакытыгыз буламы?
— Буш вакытымны җырлар яздыруга багышлыйм. Шулай ук, сүрәләр ятлыйм, йога белән шөгыльләнәм, бәйләргә яратам, юбилейлар, туйлар үткәрергә чакыралар. Шулай ук бакчада чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә яратам. “Син микрофон гына түгел, көрәк тә тота беләсең икән!” — дип шаярта күршеләр.
— Миңа калса, зур сәхнәгә җырчы буларак чыгу турындагы балачак хыялыгыз тормышка ашкан.
— “Намазга басыйк” шигыремнең сүзләре белән җавап бирер идем: “Йөрәкләргә дәва бирә гади генә хыяллар да”. Кайчандыр музыка иленең тавына менәргә батырчылык итмәгән булсам да, Ходайдан вакыты җиткәч, музыкаль белемле дә булдым. Ә инде сәхнә дигәннән, бу хыялым тормышка ашты, дип кабул итәргә кирәктер. Шәриф Биккол сүзләренә Нурия Абдуллина иҗат иткән “Хәбәр сал җилләргә” дигән тәүге иҗат җимешем җырчы буларак танылу алып килде. Аннан соң сольный һәм хәйрия концертым булды. “Эзлибез йолдызларны” тапшыруының һәм үземнең “Хәбәр сал җилләргә”, “Исемеңне сөеп кабатлармын”, “Әтиле туган йортым” җыр альбомнарын чыгардым. Бүген инде эшләгән коллективым белән бергәләшеп, 50 яшемә багышлап, концерт үткәрергә жыенабыз. Анда үзем һәм иҗатташ дусларым катнашачак.
— Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде.
— Ирем Газинур белән быел көмеш туебызны үткәрдек. Ул һөнәре буенча водитель. Кызым Регина Санкт-Петербург шәһәрендә югары уку йортында белем ала.
— Бу дөньяда кемнәргә рәхмәтлесез?
— Беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Сөекле, газиз әти-әниемә, иремә, кызыма, туганнарыма, дусларыма, җырларымның авторларына рәхмәтлемен. Авылыбызга яшәү яме өстәп торган апа-абыйларга, егетләргә, кызларга сокланам. Урта мәктәптә, техникумда, университетта, хәзер инде “Ихлас” мәчетендә белем биргән укытучыларыма бик зур рәхмәтлемен. Бергә иңгә-иң терәп, аңлашып эшләгән коллективыма, житәкчеләремә дә рәхмәт сүзләрен җиткерер идем.
“Кызыл таң” гәзите укучыларының һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, озын, хәерле, бәрәкәтле, имин гомерләр һәм иң мөһиме — иман байлыгы телим. Һәр яңа таңны сөенеп, Аллаһыга рәхмәтле булып каршыларга язсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.