Бүген Башкортстан Язучылар берлеге 85 еллыгын билгели
Бу уңайдан берлекнең рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, филология фәннәре кандидаты, доцент, республиканың атказанган мәгариф хезмәткәре Зәки Әлибаев белән әңгәмәләштек.
– Сүзне тарих сәхифәләрен барлаудан башлыйк.
– Язучылар берлегенә 85 ел тулды дию, әлбәттә, шартлы билгеләмә. Республика әдәбиятына бер генә йөз ел түгел. Башкортстанга 100 ел тулды, дип алсак, Язучылар берлегенең дә якынча 100 еллыгы, дияргә була. 85 ел элек илдә үткән беренче съезддан соң милли республикалардагы барлык берлекләр яңадан төзелгән. Аңа кадәр эшче-крестьян язучылары берлеге 20нче елларда ук барлыкка килгән. Республиканы оештырып йөрүчеләр арасындагы иҗатчылар, мәсәлән, Шәехзадә Бабич, үзләренең сүз көче белән тарихка зур өлеш керткән. Ә яңа әдәбият шул беренче съезддан башлана. Безнең оешманың тарихы бик үзенчәлекле, аның үз традицияләре барлыкка килгән. Беренче съездда Мәскәүдә бездән күп иҗади уңышлары булган җиде кеше катнаша. Озак та үтми, әдәбиятыбызга яңа көчләр килә. Көчле буын – Мостай Кәримнәр буыны. Ләкин бераздан Бөек Ватан сугышы башлана, ул вакыттагы Язучылар берлегенең беренче секретаре Низам Кәрип беренчеләрдән булып фронтка китә. Язучыларыбыз әсәрләрендә сугыш тематикасы, Туган илне саклау темасы барлыкка килә. Кызганыч, күп язучыларыбыз фронтта һәлак була. 50-90нчы елларда әдәбиятыбызга йөзләгән чагу, талантлы язучылар килә, алар берлекнең абруен күтәрә, бүген дә әдәбиятыбызны тотып тора. Безнең әдәбият баштарак Көнчыгыш әдәбиятына охшаш булса, XX гасырда ул Европадагы жанрлар белән тоташып китә, бу синтезны әле дә күзәтергә була. Берлектә бүген башкорт, татар һәм урыс телләрендә иҗат итүче өч секция уңышлы эшләп килә, аларның һәркайсының үз юнәлешләре бар.
– Хәзер язучының абруе да, әдәби әсәр язучылар да, аны укучылар да кимеде кебек. Бүгенге көндә әдәби сүз кешегә кирәкме соң, дигән сорау туа...
– Әдәби сүз, әдәбият кирәк. Без моңа атна саен оештырган очрашуларыбызда да инанабыз. Атнасына ике тапкыр шәһәрләргә, районнарга, мәктәп-гимназияләргә сәфәрләр оештырабыз. Язучыларыбыз очрашуларга теләп йөри. Мәсәлән, соңгылары Ишембай, Белорет, Чакмагыш, Бөрҗән тарафларында булды Бу әле Уфадагы очрашулардан тыш. Өлкәннәрнең дә, балаларның да кызыксынып тыңлавын, сораулар бирүен, теләкләрен ишетеп, әдәбият көченә, аның кирәклегенә ышандыра... Республикадан тыш, соңгы арада Кабарды-Балкар Республикасында, Мәскәүдә, Татарстанда иҗади сәфәрләрдә булдым.
– Әдәбиятыбыздагы бүгенге проблемаларны да әйтеп үтсәгез иде.
– Иң зур проблемабыз, әлбәттә, милли телләрне саклап калу. Үз телендә иҗат итә алучылар сирәгәя... Язучы милли әдәбиятны җитәкләп алып барырга тиеш. Күпме бала бүген туган телендә сөйләшә, аралаша, укый-яза белә? Безгә бу юнәлештә эшләргә кирәк. Сүз сәнгатенә игътибар мөһим. Безнең, язучыларның бурычы – үз сүзебезне туган телебездә матур итеп әйтү, кеше күңеленә изгелек орлыклары салу. Шулай ук төп мәсьәләләрнең берсе – тәрҗемә. Үз казаныңда гына кайнау дөрес түгел. Безнең авторларны Русия киңлекләрендә дә белергә тиешләр. Моның өчен тәрҗемә үзәкләре булдырырга кирәк, дип уйлыйм. Бу уңайдан быел Мәскәүдә, Бакуда килешүләр төзелде. Иҗатыбызны халыкка таныту үзебездән тора. Кемнеңдер безнең проблемаларны хәл итүен көтеп ятмаска, үзебезгә моның өчен көч салырга кирәк.
– Яшьләр арасында иҗатка тартылучылар азаюы билгеле. Яшь буынны иҗатка, әдәбиятка җәлеп итү уңаеннан нинди эшләр башкарыла?
– Әйе, безнең бүгенге максатларыбызның берсе – яшьләр белән эшләү. Кызганыч, “Яшьләр тавышы” сериясендә китап чыгаручылар арасында конкурс юк диярлек. Бер урынга ун кеше булса, тынычланыр идек. Бу юнәлештә төрле эшләр башкарырга омтылабыз, әйткәндәй, сәфәрләр оештырабыз, конкурслар, чаралар. Мәсәлән, 2018 елда “Әдәби Башкортстан” бәйгесендә 250 укучы һәм студент катнашты, 30 җиңүче билгеләнде. Киләчәктә дә моны дәвам итәчәкбез. Быел “Туган сүзгә йөз адым” проектын булдырдык. Бу проект буенча исемлеккә кергән безнең төбәктәге 100 авторның 100 әсәрен мотлак белү күз уңында тотыла. Хәзер әдәбиятның формалары төрле бит, яшьләргә машинада барганда әдәби әсәрләрне аудиоязмадан тыңлап барырга да мөмкин. Проект үзебезнең авторларны популярлаштыру, әдәбиятка битарафлык булдырмау максатында оештырылды.
– Чын язучы нинди булырга тиеш, дигән сорауга ничек җавап бирер идегез?
– Менә без күптән түгел генә сугыш ветераннары арасыннан соңгы әдип – халык язучысы Талха Гыйниятуллинны соңгы юлга озаттык. Аның инде күзләре дә күрми иде, шуңа карамастан, ул соңгы әсәрен – “Китапханәче”не оныгына телефоннан әйтеп яздырган. Ул ахыргы минутларына кадәр үзен, сәламәтлеген уйламыйча, иҗатына, әдәбиятка тугры калган. Бу җәһәттән өлкән буын язучылары үрнәк итеп куярлык, әлбәттә. Мәсәлән, Марат Кәримов белән Ногман Мусин 90 яшьләренә җитеп килсәләр дә, иҗат эшендә актив, берлеккә дә килеп торалар. Берлекне җитәкли башлаганнан бирле өлкән язучыларның ярдәменә таянам, аларга рәхмәтлемен. Әдәбият халыкка хезмәт итәргә тиеш. Чын язучы шундый әдәбият булдыручы ул.
– Кулъязмалар, билгеле, янмый... Шулай да язучының үз иҗатын халыкка да җиткерәсе, китап итеп тә күрәсе килә. Бүген китап чыгару җиңелләрдән түгел. Кайбер очракларда электрон китаплар гына эшләнә...
– Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты белән даими хезмәттәшлек итәбез. Электрон басмалар да – бүгенге заман таләбе. “Китап”ка тәкъдим ителгән җыентыкларны тикшерәбез. Хәзер шундый өстенлек булдырдык, кемнең китаплары укыла, нәшрият кибетендә сатылып беткән, шул авторның, яшьме ул, өлкәнме, китабын электрон гына түгел, басма вариантта да чыгарырга тәкъдим итәбез. Иҗатны халыкка җиткерү, дигәннән. Өченче ел “Йөрәк сүзе” бәйгесе үткәрәбез. Шагыйрьләр патриотик тойгылар уятучы, туган җиргә сөю тәрбияләүче шигырьләрен сәхнәдән дә сөйли. Спонсоры – Мәскәүдә яшәүче талантлы шагыйрәбез Эвита Гайнет. Бу алым да бик үтемле. Республикабызның гәзит-журналлары белән дә актив эшлибез. Алар язучыларыбызның әсәрләрен даими бастырып тора.
– Элегрәк җәмгыятьтә язучыга хөрмәт күбрәк булган кебек... Иҗат өчен мөмкинлекләр тудырылган. Мәсәлән, ял йортларына юлламалар бирелгән. Бүгенге язучы бу хакта хыяллана аламы?
– “Һәр яңалык – яхшы онытылган искелек”, диләр бит. Заман башка, әлбәттә. Яхшы традицияләрне тергезү, саклау теләге белән эшлибез. Мәсәлән, “Яктыкүл” шифаханәсендә бер төркем язучыларыбызга 50 процент ташлама белән ял оештырылды. Язучыларыбызны популярлаштырырга, иҗатларын төрле формаларда күрсәтергә тырышабыз. Грантлар, премияләр белән дәртләндерү иҗат кешесе өчен мөһим. Республикада өч зур премия тапшырылып килә – Салават Юлаев, Һәдия Дәүләтшина, Шәехзадә Бабич исемендәге премияләр. Шунысы кызганыч, быел Бабич премиясе бер язучыга да эләкмәде... Нәрсәгәдер ирешү өчен үзебезгә актив булырга, проектларда катнашырга кирәк. Пәйгамбәребез әйткән бит: “Әгәр миңа таба бер адым эшләсәң, мин сиңа ике адым ясармын”.
– Әңгәмә өчен рәхмәт!
Ләйсән Якупова әңгәмәләште.