-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсе - туры эфирда!

Иртәгә, 7 майда, 13 сәгатьтә безгә язылучыларны зур бүләк көтә. Ә 8 майда - тагын бер бүләк!

Иртәгә, 7 майда, 13 сәгатьтә безгә язылучыларны зур бүләк көтә. Ә 8 майда - тагын бер бүләк!


Батыр да, матур да безнең халык. Якты, җырлы күңелле, уңган, чая да әле ул. 102 яшьлек "Кызыл таң" бабайның Инстаграм сәхифәсендә илнең асыл ул һәм кызлары турында күп языла. Ә хәзер без аларны туры эфир киңлекләренә алып чыгачакбыз, алар белән әңгәмә корып, күңелдә булганнарын барлаячакбыз.


Сез дә кушылыгыз безнең әңгәмәләргә!


7 майда 13 сәгатьтә туры эфирда - Омск фаҗигасендә исән калган "чакматаш" Рөстәм Нәбиев, 8 майда 14 сәгатьтә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзе булачак!


Кунаклар белән аралашуга кушылыгыз, тагын кемнәрне күрергә теләр идегез, языгыз! Бәлки сез бүгенге көн герое булырдай шәхесләрне беләсездер, ә бәлки файдалы киңәшләре белән күпләргә ярдәмгә килердәй күршеләрегез бардыр? Инстаграмда булсалар, бик яхшы. Димәк, без аларны бөтен дөньяга танытачакбыз.


Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр сезнең бу яңа проектта катнашырга теләгегез булса, 8 917 472 58 54 ватсап номерына языгыз.





Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: