Бераздан үз-үземне ничек тә кулга алырга кирәклеген төшендем. Һава җитми иде, сак кына сулыш алырга тырыштым. Бераздан хәл бетә башлады. “Үлемем шул икән”, – дидем. Бу вакытта язмышка үпкәм зур иде. Нигә мин шулай яшь килеш үләргә тиеш?! Индирам минсез нишләр? Барлык якыннарым белән хушлаша башладым, кемнәндер гафу үтендем. Аңымны югалта башлаган идем инде, коткаручылар тавышы ишетелде. Каян кинәт көч килгәндер, аңламыйм, әмма ул ташкын кебек зур иде! Мин тавыш бирдем, бераздан тартып та чыгардылар. Башта иркенләп сулыш алдым. Иң татлы һава иде ул. Аякларым нык җәрәхәтләнгән иде. Дәваханәдә мине махсус кома хәленә керттеләр. Җиде көннән Мәскәү госпиталендә уяндым. Минем янда әткәй, абый һәм Индирам басып тора иде. Елмаялар! Мин дә шат аларны күрүемә. Әмма сөйләшеп булмый – бугазда трубка. Шулай күзләр белән генә 15 минутлап сөйләшкәнбездер. Нигәдер аска карадым, ә анда аякларым юк иде... Менә шунда яшен сукты! Ничек? Кая минем аяклар?! Күзләрем белән сорыйм, елыйм, тик минем яндагылар берни аңламый, һаман мине юатуларында...
Сөйләшә ала башлагач та, Индирага мине калдырып китә алуы, мин аны аңлаячагымны әйттем. Әмма ул минем белән калачагын әйтте. Мин аның шундый көчкә ия булуын күз алдыма да китерми идем, дөресен әйткәндә. Хатыным мин көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Әйе, сүзгә килешеп алган чаклар да була, әмма без үпкәләшеп йөрмибез, утырып сөйләшәбез дә, татулашабыз.