+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсенә чираттагы кунак кем булачак?

Радиода - ул, телевизорда - ул, һәр концертта - аның җырлары, ул Уфада, ул Гомәрдә, ул тимераякта, ул чаңгыда, машинада, самолетта, ул... Ниһаять, ул "Кызыл таң"ның Истаграм сәхифәсендә!

Радиода - ул, телевизорда - ул, һәр концертта - аның җырлары, ул Уфада, ул Гомәрдә, ул тимераякта, ул чаңгыда, машинада, самолетта, ул... Ниһаять, ул "Кызыл таң"ның Истаграм сәхифәсендә!

Иртәгә, 19 майда, Уфа вакыты белән 13 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 11 сәгать) Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар-башкорт халкы яшәүче һәр төбәктә "Юлдаш" радиосы эфирлары, "Туган тел" телевидение каналындагы "Күзгә-күз карашып" тапшыруы аша яхшы таныш композитор, шагыйрә, җырчы Зифа Нагаева бездә кунакта булачак.

Сандугач җырламыйча тора аламы?.. Ә Зифа Нагаева - җыр язмыйча?! Төнлә туган җырларын иртәнгә кем хәтеренә төшерә? Аннан үрнәк алсак, алтмышның аргы ягында безне нинди тормыш көтә?

Шушы һәм башка сораулар белән без Зифа Вәли кызының үзенә мөрәҗәгать итәрбез. Сез дә кушылыгыз, әңгәмәнең уртасында булыгыз, дуслар!

Иртәгә, 19 майда, Уфа вакыты белән 12.58 сәгатьтә безне моннан табыгыз: https://www.instagram.com/p/CACXe9JDa8i/?igshid=7hspt18h6a0n

Фото: vk.com


Читайте нас: