+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ул яман шешкә каршы алышка чыккан!

Иртәгә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә 13.00 сәгатьтә булачак очрашуда яман шешкә каршы көрәштә химия терапиясеннән баш тарткан Светлана Миңдәүләтова белән әңгәмә булачак.

Иртәгә "Кызыл таң"ның Инстаграм сәхифәсендә 13.00 сәгатьтә булачак очрашуда яман шешкә каршы көрәштә химия терапиясеннән баш тарткан Светлана Миңдәүләтова белән әңгәмә булачак.

Светлана Сабит кызы - күпбалалы ана. Яшьлегендә толлык ачысын, соңрак тәмуг утына тиң бала кайгысы кичергән. Гомеренең "алтын" чорына аяк баскач, аяз көндә яшен суккандай - "яман шеш" диагнозы...

"Җир чайкалып куйгандай булды", - дип искә ала ул көннәрне Светлана. Дәваханәдә ятып чыга да үз методикасы буенча дәвалана башлый. Һәм, ни гаҗәп, сырхау чигенә!

Ничек ирешкән ул бу могҗизага? Ничек шушы шартларда да тулы ураза тота, ничек туклана, психологик яктан көчле булу серләре нинди? Барысы да иртәгә, 20 майда, 13.00 сәгатьтә билгеле булачак. Кызыклы һәм файдалы әңгәмәнең уртасында булыгыз!Киләсе очрашуларда кемнәрне күрергә теләр идегез? Бәлки сез яшәгән төбәкләрдә дә уникаль шәхесләр бардыр?


Иртәгә Уфа вакыты белән 12.58 сәгатьтә безне моннан табыгыз: https://www.instagram.com/p/CACXe9JDa8i/?igshid=7hspt18h6a0n

Фото: гаилә архивыннан.



Читайте нас: